Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз хуҗалыкларында бәрәңге алалар: ва­кытлы-вакытсыз яңгыр­лар өзеклеккә китерде­

Узган атна азагында авылларда, хуҗалык кырларында бәрәңге уңышын җыеп алырга керешкәннәр иде. Ва­кытлы-вакытсыз яңгыр­лар гы­на өзеклеккә китерде­ ки­терүен. Бу атнадан көннәр җай­ланып китәр кебек.

Елына күрә бәрәңгенең уңышына зарланмыйлар хуҗалыкларда.

Күп кенә хуҗалык кырларына чәчелгән бәрәңгегә яңгыр белән беррәттән, сугару системасы буенча су да эләкте. Мисалга, "Сатыш" филиалының Мамалай бригадасындагы 25 гектарлы басуда "Ароза" сортлы бәрәңге дә сугарып үстерелгән.

- Бу башында гектары­на 120 центнер тирәсе генә чыга, икенче башында, су мулрак эләккән урынында 180 центнер чамасы иде. Әле уңышны җыярга чыкканга ике генә көн, шул вакытка биш гектар чамасы алдык, - ди бригадир Васил Шакиров.

Әлеге филиалда быел "икенче икмәк" 70 гектар мәйданда игелгән. Эшне ике сменада оештырганнар. Беренчесендә тракторчы Данил Исмәгыйлев һәм Илдар Галәвиев, Фидаил Гайфетдинов, Рифат Хәбибрахманов звеносы хезмәт куя. Аларны төштән соң Илдар Вәлиев, Әсгать Хәсәншин, Рәмис Хәйруллин, Рифкать Имамиев алыштыра. Кызыл "тәнле" бәрәңгенең вагы күбрәк күренде безгә. Шулай да тракторга тагылган "GRIMME" агрегатында тасма буенча акрын гына "йөреп торган" бәрәңгеләрне балчыктан аралаучы егетләр белән аралашканда Фидаил: "Менә шундый зурлары да бар, гел вагын карамагыз әле", - дип эре бәрәңгеләр чыгуына да шатлыгын яшермәде.

Мулрак уңыш алуны күздә тотып бәрәңге игеләсе мәйданнарның урынын ел саен үзгәртеп торалар.Мамалай ягындагы 25 гектарлы әлеге басуда узган ел катнашазык үстергәннәр. "Икенче икмәк" тирес белән баетылган туфрака чәчелгән, үсеш чорында черек авыруына һәм корткычларга каршы эшкәртелгән.

Хуҗалыкка ярдәмгә "Нырты" җәмгыятеннән дә бер звено килгән. Фәнил Муллахмәтов, Мидхәт Мостафин, Ленар Хуҗин, Василий Каламецкий эшне иртәнге сигездән башлап, кичке җидегә кадәр дәвам итә.

Мамалайлыларның күрше­се - Елыш авылында "Шытсу" җәмгыятенең бәрәңге басуы. Биредә дә сугару системасын эшкә җигеп, 70 гектарлы мәйданда үсте­релгән уңышны җыярга чыкканнар. Бу эшне җәм­гыятьнең тәҗрибәле тракторчысы Мөхәмәтдин Бәд­ретдиновка ышанып тапшырып ялгышмаганнар. Гомер буе туган як кырларында иген иккән механизатор ул.

- Бәрәңгенең уңышы зарланырлык түгел. Бу яктагы басуда "Удача" сорты утыртылган. Бер бункер ике-ике тонна ярым сыйдыра, - ди механизатор.

- Көнгә бишәр рейс кайтыла хәзергә. Әле чыкканга икенче генә көн бит, - дип сүзгә кушыла "Беларусь" тракторында уңышны ташучы Хафиз Низамиев.

Буразнада тәгәрәшеп ятучы бәрәңгеләр, аларны чүпләүче авыл апайларын күрмәгәч бераз күңелсезрәк тә булып китте. Әмма кул хезмәте техникага алыштырылгач, эш бермә-бер җиңеләйгән шул.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев