Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рейтинг ни сөйли?

Узган җомгада район мәгариф хезмәткәрләре иртүк район мәдәният йортына чакырулы иде. Биредә 300гә якын укытучы катнашында 2012-2013 уку елының I яртыеллыгы нәтиҗәләрен анализладылар.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев киңәшмәне ачканда кереш сүзендә мәгарифтә хәл итәсе мәсьәләләрнең күплеген ассызыклап, сөйләшүне эшлек­ле уздыру мөһимлегенә басым ясады. Проблемаларның җитдилеге район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров докладында да ачык чагылыш тапты. Республикада белем бирү сыйфатының күрсәткечләреннән чыгып ясалган рейтингта Бердәм дәүләт имтиханнарының, Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы нәтиҗәләре буенча артталык үзе үк белем бирүнең сыйфатын күтәрү юнәлешендә әле күп эшлисе барлыгын күрсәтә. Югыйсә укыту өчен барлык шартлар да тудырылган дияргә була. Районның һәр мәктәбе заманча җиһазга ия: 180 интерактив такта бар һәм укытучыларга ярдәмгә 115 мультимедиа хезмәт итә. Урта һәм төп мәктәпләрдә югары тизлекне тәэмин итүче элемтә линияләре буенча Интернетка керү мөмкинлегеннән, Wi-Fi нокталарыннан файдаланалар. "Безнең районда барлык мәктәпләрдә югары тизлекле Интернетка керү мөмкинлеге тудырылган булса, күрше Теләче районында әлеге уңайлылыктан бары тик район үзәгендәге урта мәктәп кенә файдалана ала",- диде И.Шакиров. Агымдагы уку елында укучыларның белемне ничек үзләштерүләрен 14 ноябрь-17 декабрьдә үткәрелгән респуб­лика олимпиадаларының муниципаль туры күрсәтә. 27 фәннән үткәрелүче әлеге олимпиадаларда барлыгы 1507 бала катнашкан. Нәтиҗәләре исә төрлечә. Мәктәпнең иң яхшы сәләтле укучысы дип олимпиадага тәкъдим ителгән балалар арасында бары 1 һәм 2 балл җыючылар да булган.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф