РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сабалыларның сорауларына җавап бирде
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе бүлмәсендә район гражданнарын кабул итте.
Аңа шәхси сораулар белән килүчеләр дә, җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.
Иске Икшермәдән килгән пенсионер Хаҗип Нәзировны сугыш чоры, әтиләре яуда хәбәрсез югалганнарның балаларына дәүләттән бернинди ташламалар булмавы борчый.
-Барысын да аңлыйм, Хаҗип абый, сугыш чоры балалары буенча үзем закон проекты әзерләүдә катнашкан кеше,-диде Илдар Гыйльметдинов.- Бу мәсьәлә бик актуаль. Ел саен төрле инстанцияләргә балачагы сугыш елларына туры килгән пенсионерлар мөрәҗәгать итә. Шул хәлдә әтиләре сугышта һәлак булган, үлгән балаларга ярдәм кирәк дигән закон проекты тәкъдим иткән идек. Хөкүмәт шуны яклап чыгарга тиеш. Әмма закон кабул итү акча чыгымнары белән бәйле. Шуңа күрә мәсьәлә хәл ителми килә.
Әлегә "сугыш балалары" категориясе дә төгәл аныкланмаган. Закон проекты инициаторлары тәкъдим иткәнчә, әлеге статусны 1941 елның 1 гыйнварыннан 1945 елның 31 декабренә кадәрге чорда туган, әтиләре сугышта һәлак булган яки хәбәрсез югалган өлкән кешеләргә бирмәкчеләр. Аларның саны 3,5 миллион тирәсе булырга мөмкин. Сугыш чоры балаларына ай саен проект авторлары тәкъдим иткән 600 сумны биреп барганда, елга 33-34 миллиард сум тирәсе чыга.
-Шул финанс чыгымнары табылгач, бәлки хөкүмәт мәсьәләне уңай хәл итәр. Әлегә проект якланмады. Исән-сау булсак, сугыш балалары өчен бәлки тагын берәр ташлама тәкъдим итәрбез. Өметләнеп калыйк, яме,-диде депутат.
Сабадан мәгариф эше ветераны Хәйдәр Хисанов та депутат янына шул михнәтле еллар белән бәйле мәсьәлә - "Татарстан Республикасының тыл геройлары" хәтер китабына кагылышлы сорау белән кергән иде. Ветеранны сугыш вакытында эшләгәннәрнең барысының да китапка исем-фамилияләре бирелми калу ихтималы борчый. Моның өчен тыл каһарманының "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг" медале белән бүләкләнгән булуы шарт. Ул медаль кемгәдер бирелми калган, кемнекедер югалган.
-Шуңа күрә китапка кертү өчен ниндидер таләп кую дөрес түгел. Әгәр тыл ветераны турында авылдашларында, туганнарында уңай фикер саклана икән, аларны да игътибарсыз калдырмаска иде,- дип үтенечен белдерде Хәйдәр Хисанов.
- Әлбәттә, тыл геройларын китапта мәңгеләштерү өчен ниндидер критерий булырга тиеш. Шулай да сугыш чорында эшләп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында медаль белән бүләкләнми калганнар бар икән, мин монда бернинди каршылык та күрмим. Исем-фамилияләрен барларга да, комиссиягә бирергә кирәк. Олы яшьтәге абзыйлар фикере итеп, мин китапны чыгару комиссиясенә тәкъдим кертергә әзер,- диде депутат.
Олы Арташтан Рәзинә Сәмигуллинаның соравы балаларын бакчага йөрткән өчен ата-аналар түләвенә кагылышлы иде. 2014 елдан әлеге түләүләр арту сәбәпле, аңа гыйнвар аенда бер баласы өчен генә дә 2041 сумга квитанция килгән. Дөрес, аның шактый өлеше февраль ахырында компенсация булып кире кайтарылачак. Әмма Р.Сәмигуллинаны балалар бакчасына бала йөрткән өчен түләгәндә Чечняда хезмәт иткән иренә каралган ташламаның быел бетерелүе борчый. Депутат ике яшь бала анасына, мәсьәләгә ачыклык керткәннән соң, телефон аша җавап бирәчәген аңлатты.
Дәүләт Думасы депутаты шәхси гозерләр белән килүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча да аларга җирле органнардан бирелгән рәсми документлар күчермәләрен алды. Кабул ителүгә нигездә торак шартларын яхшырту өмете белән яшәүчеләр килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев