Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиялеләрнең 70 проценты Яңа елны өйдә каршыларга җыена

"Левада үзәге" тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең күпчелеге (70 процент) Яңа елны туганнары һәм якыннары белән белән бергә өйдә каршыларга, дүрт кешенең берсе исә (24 процент) кунакка барырга җыена.

Шул ук вакытта сораштырылучыларның 2 проценты гына бәйрәмне чит илдә билгеләп үтәргә ниятли. Яңа елны ялгызы гына каршы алырга җыенган кешеләр дә 2 процент тәшкил итә. 1 проценты исә бәйрәмне ял йортында, таныш булмаган кешеләр белән каршылаячак.


Сораштыру барышында россиялеләрнең 41 проценты өйләренә - ясалма, 36 проценты чын чыршы куярга җыенуы, ә 15 проценты яңа ел агачын бөтенләй куймаячагы хакында хәбәр иткән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев