Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды

Мәүлид -Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олугъ бәйрәм буларак билгеләп үтелә. 4 гыйнвар көнне Саба җәмигъ мәчетендә дә Мәүлид уңаеннан күркәм кичә уздырылды. Анда Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъвәт бүлегеннән Тимергали хәзрәт Юлдашев, Нияз хәзрәт Сабиров, мөнәҗәтләр һәм дини...

Мәүлид -Аллаһының Расүле-илчесе, Раббыбыз күрсәткән туры юлны күрсәтүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килгән көне. Шуңа күрә ул мөселманнар арасында олугъ бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

4 гыйнвар көнне Саба җәмигъ мәчетендә дә Мәүлид уңаеннан күркәм кичә уздырылды. Анда Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъвәт бүлегеннән Тимергали хәзрәт Юлдашев, Нияз хәзрәт Сабиров, мөнәҗәтләр һәм дини эчтәлектәге җырлар башкаруы белән танылган Ильяс Халиковлар катнашты. Ахшам намазы белән башланып киткән очрашуда Коръән сүрәләре укылды, Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, күркәм гадәтләре турында эчтәлекле вәгазьләр яңгырады, рәсүлебезне олылап салаватлар әйтелде. Ильяс хәзрәт башкаруындагы нашидлар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Кичәдә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым чәй табыннары да әзерләнгән иде. Күркәм мәҗлес Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев