Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

9 майга - кырларда хезмәт шавы [фоторепортаж]

Җиңүнең 71 еллыгын район кырларында язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрләтеп" каршылый игенче-механизаторлар.

Уҗымнарны һәм күпь­еллык үләннәрне тук­ландыру һәм тырмалау эшләрен дә вакытында, кыска срокларда башкарып чыгуга ирештеләр. Хәзер төп максат - язгы чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару. 4 май мәгълүматларына ка­раганда, бөртекле куль­туралар 7659 гек­тар мәйданда чә­чел­гән инде. Бу - планлаштырылганның 40 проценты дигән сүз. Һава торышының авыл хуҗалыгы хезмәт­чәннәре өчен шактый уңай килүе дә хезмәт дәртен арттыра. Кояшлы, аяз көннәр кәефне күтәрә, кыска вакытлы яңгырлар да игенче күңелендә өмет уята. Чәчүлек орлыкларны ин­крустацияләү эше дә төгәлләнде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 майга район буенча арпа - 3843 гектар, борчак - 1191, бодай - 1329, солы 628 гектарда чәчелгән. Күрсәткечләргә кил- гән­­дә, бүгенге көндә "Болгар"да чәчү 543 гектарда (72%), "Ур­та Саба"да - 681 гектарда (29%), "Си­мет"тә - 500 (28%), "Мөхәммәтшин"да -520 (27%), "Сатыш" бригадасында - 889 (21%), "Нырты"да 586 гектарда (21%) төгәлләнгән. Чәчү эшләре җаваплылык­лары чикләнгән "Саба" җәм­гыятенең Мичән, Са­тыш бригадаларын­да, "Болгар", "Урта Са­ба" һәм "Симет" җәм­гыять­ләрендә, "Ныр­ты" авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә, "Мө­хәм­мәтшин" крестьян-фер­мер хуҗалыгында оешкан төстә бара. Билгеле булганча, быел рес­публика җитәкчелеге югары керемле культураларга өстенлек би­рергә чакырды. Шуны күздә тотып "Саба" җәм­гыятенең Мичән бригадасында агымдагы елда 212 гектарда люпин һәм 115 гектарда бөртеккә кукуруз үстерергә планлаштырганнар. Лю­пин узган ел - 40, ку­куруз 60 гектарда үстерелгән.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев