Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Саба таңнары“н 50 ел алдырам“

Киләсе елга, нәкъ шушы айда район елъязмасы өчен игътибарга лаек­лы вакыйга көтелә - "Саба таңнары"ның 10 меңенче саны чыгачак.

Газетаның юбилей санын абунәчеләребез хәтер-хатирәләренә, истәлекләренә багышлап чыгарырбыз дип торабыз. Сабалыларны район матбугаты белән искә алырлык тормыш хәлләре бәйли. Без исә бүгенгә "Саба таңнары"н ярты гасыр алдыручыны эзләдек һәм аны район үзәгеннән таптык.

-"Саба таңнары"н 1964 елдан бирле яратып укыйм, үз районыңның газетасына язылмыйча берничек тә булмый инде ул, - диде безгә Байлар Сабасында яшәүче хезмәт ветераны Һәҗәр апа Фатыйхова. - Элек "Колхоз байрагы" иде, аннары "Җиңү байрагы" булды. Исемнәре үзгәрсә дә, җисеме үзгәрмәде. Барлык хәбәрләрне, район халкының ничек көн күрүен газетадан укып беләм. Ул миңа рухи азык бирүе белән кадерле. Кыйммәтләнә дип кенә район матбугатыннан баш тартыр исәбем юк. Газетадагы язмаларда таныш исемнәрне, фотосурәтләрдә таныш йөзләрне күреп сөенәм. Аллага шөкер, хәзергә күзләрем әйбәт күрә. Хат ташучыбыз Екатерина бик аралашучан, почтаны вакытында китерә, бер дә ялгышмый. Сеңелкәемә гел рәхмәт укыйм, аяк-куллары сызлаусыз булсын, берүк.

Һәҗәр апа гади газета укучыбыз гына түгел әле. Тормышта, сугыш вакытында 5-10 яшьтә булган, аннан соңгы елларда да күпне күргән ветеран үзе дә матур-матур шигырьләр яза. Балалар бакчасында эшләгәндә Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып та киенергә туры килгән аңа. Ә нәниләр алдына чыкканда матур такмакларсыз булмый. Һәҗәр апа әнә шулай итеп шигърияткә кереп киткән. Хәзер дә иҗат итә. Соңгы вакытта язган шигырьләре белән дә калын дәфтәр инде тулып бара.

- Күңелем кушканда кулыма каләм алам. Тукта, шигырь чыгарыйм әле дип кенә язып булмый. Күңелеңдә булуы кирәк. Шул чакта шигырь үзеннән-үзе туа. Минем әнием дә шундый иде. Өеңдә, җаңында тынычлык та мөһим. Шөкер, киленем Суфия "әни" дип өзелеп тора. Менә инде 22 ел тату яшибез. Шылт иткән тавыш та чыккан юк өйдә. Инде оныклар үсеп җитте.

Без район матбугатын Һәҗәр апа кебек бер елны да язылмыйча калмыйча, ярты гасыр буе алдыручыларның күбрәк булуын телибез. Абунә мәсьәләсен Яңа елга кадәр хәл итеп куйсагыз иде, чөнки үтәлмәгән вәгъдәләрнең ел буе күңелегезне кырып торуы бар бит. Ышаныгыз, район гәзитләре киләсе елларда да сезне иң дөрес мәгълүматлар, өр-яңа хәбәрләр, яңалыклар белән дә, фәһемле язмалар белән дә һәм, әлбәттә, икътисадны алга этәрүче реклама белән дә таныштырып баруны дәвам итәчәк.Газетага ташламалы шартларда язылу 15 декабрьдә төгәлләнә, шуңа кадәр почтага ашыкканнар бераз булса да акчаны янга калдырачак.

15 декабрь Халыкара чәй көне дә бит әле. Татар халкы да аеруча яраткан әлеге кайнар эчемлекне популярлаштыру чарасы булган әлеге дата инде 10нчы тапкыр билгеләп үтелә. Дөньяда ел саен 4 миллион тоннага якын чәй эчәләр, шуның яртысыннан артыгы кара чәй. Һәҗәр апа да, авыл апалары әйтмешли, кара яндырып чәй эчәргә ярата икән.

- Без яшьрәк вакытта чәйләр кибетләрдә өелеп тормады. Заманында әниләр чәй өчен чөгендер көйдерә торганнар иде. Хәзер, аллага шөкер, чәйнең ниндиләре генә юк. Киленем иң яхшыларын гына алып кайта. Мин чәйне йок­лар алдыннан да эчәм. Баш авыртса да, кап-каты итеп ясап, эчеп хәлне җиңеләйтәм. Сөтле чәйне өстен күрәм,- ди Һәҗәр апа Фатыйхова.

Абунәчеләрне, кемнәр әле район матбугатына язылырга өлгермәгән, без дә 15 декабрь көнне редакциядә "Саба таңнары"на чәй өстәле артында язылырга чакырабыз. Бер матур истәлек булып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев