Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сабада бәрәңге алу сезоны: районыбыз авылларында бәрәңге уңышы нинди?

    Бакчаларда бәрәңге сабагы исе аңкый торган күңелле чак. Саба урамнары буйлап барганда да бу матурлык ара-тирә күзгә ташлана.

    Муса Җәлил урамында яшәүче Равил Ишниязовларның да юл буенда урнашкан бакчасындагы бәрәңге муллыгын күреп күпләр сокланып китә. Елына күрә мул үскән "икенче икмәк". Бакчаларының инешкә якын булуы да файда китергән, күрәсең. Без барында уңышны җыешырга кодагыйлар да килеп җитте.

    - Бәрәңгенең сортын алыштырып торырга кушалар. Узган ел тугыз чиләк сатып алган идек, сортын белмим, корылыкка чыдам, кабыгы кытыршы инде, менә шуның уңышы бу. Тегендәрәк барсаң, әлләни түгел, - ди йорт хуҗасы Равил абый тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләргә күрсәтеп. Ә янындагылары җырдагыча: йод­рык кадәрле, йомры гәүдәле...

    Әмма халыкның күпчелеге тавык йомыркасы кадәренә булса да өметләнә. Җырларда җырланган бу культура соңгы елларда сыната төшә шул. Кайсы авылда нинди уңыш икәнен беләсе килеп без дә газета укучыларыбыз белән элемтәгә чыктык.

    Олы Кибәче авылыннан Рафаэль Шәрәфиев:

    -Бәрәңге уңышы әлләни мактанырлык түгел быел. Кайбер төпләрдә бөтенләй юк. Бәрәңгедән мул уңыш алыр өчен аена 40-50 миллиметр яңгыр кирәк бит, ә соңгы елларда яңгырлар аның кадәр яумый. Мисалга, быел 1 майда - 3-4, бишесендә 15-20, җидесендә 10-12 миллиметр яуды. Без "Удача", "Нива" сортларын утыртабыз. "Нива" сыналган сорт, анысының уңышы ярыйсы. Су сиптерүнең дә файдасы юк икән. Авылдашлар да шулай ди. Шундый матур булып ап-ак чәчәктә утырганнар иде, сабаклары да юанаеп муллык вәгъдә иткән кебек тоелды.

    Эзмәдән Мәдинә Исламова:

    -Бакчага бу ялларда чыгарга уйлап торабыз. Күрше-тирәләрдә казыган кешеләр бар. Караган, куелган хезмәткә карата уңышы начар, диләр. Карап торышка, безнең якта туфрак гөл балчыгы кебек. Унынчы елдагы корылык бәрәңгенең сортына начар йогынты ясадымы икән әллә, дип тә уйлыйбыз. Сабакны тартып аласың, бәрәңгесе юк, диләр.

    Сатыштан Хәлим Шакиров:

    - Туфракта гөмбә споралары бар, шулар һава торышы югары температурага киткәч бәрәңге тамырына ябышып, аның юкка чыгуына китерә. Бәрәңге үсү чорында температура 30-35 градуска кадәр күтәрелде, ә туфракта ул тагын да югары. Салкынча туфрактан алар куркалар. Безнең бакча тау өстендә, су сиптерү мөмкинлеге дә юк, кояш көйдерә дә бетерә. Берән-сәрән генә тавык йомыркасы чаклылар килеп чыга. Инеш, грунт суларына якын, күләгәле урыннарда бар инде ул бәрәңге.

    Сабадан Гүзәлия Ганиева:

    -Үзебезнең бакчадагысын алдык, безнең ак тәнле, шәмәхә күзәнәкле сорт. Күп еллар үлән үстергән бакчага утырткан идек, уңышы бик яхшы булды, 5 сутыйдан 100 чиләк чыкты, су да сиптермәдек. Ә менә Мәртендә әтиләрнең бакчалары әле ямь-яшел. Сентябрь урталарыннан соң гына казый башларга, дип торабыз. Безнең әти гомер-гомергә, бәрәңге 120 көннән дә аз тормаска тиеш, ди.

    Берәүләр начар уңышны уңай булмаган һава шартлары белән аңлатса, икенчеләр уңдырышсыз туфракка сылтый. Ләкин еш кына югары уңышка ният тоткан хыялларның челпәрәмә килүенә елның начар килүе дә, күпме еллар дәвамында бәрәңге үстерүчеләрнең "дусты"на әйләнгән колорадо коңгызы да түгел, күзгә дә күренми торган бик кечкенә суалчан - алтынсу нематода сәбәпче була, ди белгечләр. Аның белән көрәшүнең иң ышанычлы юлы - чыганагын юк итү максатыннан учас­токта нематода авыруына бирешми торган культуралар (күпьеллык үләннәр, арыш, горчица, рапс, көзге бодай) игү. Нематодага каршы торырлык сортларны сайлау һәм чәчүлек материалның сыйфатына даими контроль дә отышлы булачак.

    Замирә Сәмигуллина.

    Нурхан Дәүләтов фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: