Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Сабалылар да бүләк алды

    Кайда ничектер, ә менә Лесхоз бистәсендә 2011 елның чын мәгънәсендә Урманнар елы булуын сентябрь ае аеруча ачык күрсәтте.

    Өченчекөн бирегә Казанда 27 сентябрьдә башланган Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары һәм Россия урман үстерүчеләр җәмгыяте корылтайлары программасына кертелгән чарада катнашу өчен 300дән артык делегат килде. Кыскасы, Архангельскидан алып Хабаровск өлкәсенә кадәр, Россиянең барлык юллары "яшел хәзинә" хуҗаларын һәм аларга булачак алмашны районыбызның Лесхоз бистәсенә илтте. Тәҗрибәле һәм яшь урманчылар корылтаен берләштереп үткәрүдә зур мәгънә салынган иде.

    Яшел хәзинәгә сакчыл караш эстафетасын кабул итеп алачак лаеклы алмаш нәкъ менә мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнә бит. Илебездә шушы хәрәкәткә тартылучылар саны 100 мең укучыга җитә, тәҗрибә алмашуга 55 төбәктән шуларның иң лаеклылары килгән иде.

    Съездның Лесхоздагы практик өлеше селекция-орлыкчылык үзәге белән танышудан башланды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов, Татарстан урман хуҗалыгы министры Н.Мәһдиев, урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.Панфилов биредә иң элек яшь урманчыларга үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Александр Викторович яңа заманча технологияләргә нигезләнгән үзәкнең сафка басуы федераль агентлыкның һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак хезмәт җимеше һәм ул урманчылык тармагының киләчәк кадрлары булган балаларда кызыксыну уятырга тиеш. Яшь урманчылар тулысынча компьютерлаштырылган ылыслы агач орлыклары эшкәртү, аны кассеталарга салып теплицаларга күчерү өчен әзерләү аеруча озак тоткарландылар: фотокамералар эшкә җигелде, фотоаппаратлар ялт-йолт килеп торды (рәсемдә). "Монда рәхәтләнеп эшләргә була, кара, барысы да кнопкалар белән идарә ителә",- диде

    Оренбург өлкәсеннән килгән Владислав Черненко янәшәсендәге дустына. Яшь урманчылар шулай ук бер сменага 300 кубометрга кадәр агач эшкәртергә сәләтле "Комацу" техникасы белән кызыксындылар, дендрология бакчасында булдылар, Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали Миңнехановның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар, фидакарь шәхес исемендәге Урман музеен карадылар.

    Корылтай эшчәнлеге мәдәният йортында дәвам итте. Иң элек Россия урманчылары җәмгыяте президенты, академик Анатолий Писаренко сүз алып, укучыларны илебездә мәктәп урманчылыкларының барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Сугыштан соңгы елларда Брянск өлкәсенең Жуковский урта мәктәбендә 500ләп укучы законсыз агач кисү күренешләрен булдырмас өчен урманнарда патрульлек итә башлый. Әлеге хәрәкәт бөтен илгә тарала, хәзер Россиядә 3 меңнән артык мәктәп урманчылыгы эшли. Аларның башкарган эшләре илнең төрле төбәкләреннән килгән табигать сакчылары ясаган презентацияләрдә ачык чагылыш тапты. Ульян өлкәсенең Николаевск районы "Березка" мәктәп урманчылыгы әгъзасы Д.Шаталин чыгышын зал алкышларга күмде. Денис сөйләгәнчә, укучылар агачлар утырту белән шөгыльләнүне мәктәп елларына хас күренешкә әйләндереп калмыйлар, укуларын алга таба урманчылык эше белән бәйләр өчен дәвам итәләр. Ә Иван Шаталин белем алуын Мәскәү дәүләт университетында дәвам итә, РФ Президенты премиясенә дә лаек булган хәтта. Ярославльдән "Түгәрәк өстәл"дә сөйләшүдә катнашкан Е.Упадышева да әлеге хәрәкәткә тартылуда урманчы бабасының йогынтысы көчле булуына басым ясады. Гомумән, корылтай барышында һөнәрләрнең буыннан буынга тапшырылуы традициясе дәвам итүе ачык гәүдәләнде. Илебездә яшь урманчылары белән горурлана ала. Мәсәлән, быел 12-17 сентябрьдә Мәскәүдә үткән юниорларның Халыкара урман конкурсында беренче урынны Саха-Якутия кызы Г.Арбузановага бирәләр. "Мин бернәрсәне дә яшермим,- диде академик А.Писаренко,- Халыкара бәйгеләрдә гадәттә җиңү чит ил вәкиленә бирелә. Әмма бу юлы төрле илләр белгечләреннән торган комиссия әгъзаларының фикере бердәм булды. Жюри беренчелекне бертавыштан конкурс узган ил вәкиленә бирде". Яшьләрнең булачак һөнәрләрен урман белән бәйләүләре планетабыз язмышы өчен дә мөһим. Чөнки академик чыгышында яңгыраган кайбер фикерләр борчылырга да мәҗбүр итте. Ягъни урманнар бетсә, су да юкка чыгачак, ә бу кешелек һәлакәте дигән сүз. Укучылар корылтайдан әнә шуны аңлап киттеләр һәм үз мәктәпләренә кайткач, башкаларга да җиткерәчәкләр.

    Корылтай Россиянең иң яхшы мәктәп урманчыларын бүләкләүләр белән төгәлләнде. Алар арасында Татарстаннан Арча һәм Саба яшь урманчылары да бар.

    Ф.Мәүлетов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: