Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабалылар нормадан ике тапкыр азрак күләмдә балык ризыгы куллана

2015 елда Татарстанда һәр кешегә 10,5 килограмм балык һәм балык ризыгы туры килгән. Норма буенча әлеге сан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш.


СССР вакытында илдәге һәр кеше башына елына 24 килограммнан да аз булмаган балык туры килгән. Бу һәм башка шундый мәгълүматлар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган балык консерваларын кулланучылар дегустациясе барышында әйтелгән.

Татарстан халкының балык ризыклары белән азрак туклана башлавы, иң беренче чиратта, әлеге төр продукциягә бәя арту белән бәйләп аңлатыла. Татарстан Идел һәм Чулман елгасы яры буенда урнашса да, балык запасының сизелерлек кимүе дә йогынты ясамый калмаган.

Әйдәп баручы бер сәүдә оешмасының сәүдә челтәрләре белән ике арада килеп туган сорауны хәл итә алмавы аркасында Татарстанга үз товарын кертә алмавы да балык продукциясе куллану проблемасын катлауландыра төшкән, диелә.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X