Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабинканы могҗиза көтә [+фоторепортаж]

Су саклау зоналары елы кысаларында башкарылачак эшләр, Саба эченнән үткән Сабинка елгасы буй­­ларының тәртипкә ки­­те­реләчәге турында гыйн­варда ук язган идек. Әмма ул вакытта "тәр­типкә китерүнең" күләме-эчтәлеге анык билгеле түгел иде әле.

Мәсьәләгә ачыклык Татарстанда март аенда "Казанда язгы МАРШ" дип аталган архитектура воркшобында кертелде. Республикабызда өч атна дәвамында Россиянең төрле шәһәрләреннән кил­­гән 30 архитектор төр­кемнәргә бүленеп, кайбер территорияләрнең үсеш һәм төзекләндерү проектларының эскизларын эшләде. Бер төркем безнең Сабада да булды һәм Сабинка елгасы буйларына, плотинага моңарчы күрелмәгән яңа төс бирү сызымнарын кәгазьгә төшерделәр. Ар­хитекторларның рес­пуб­ликаның 8 районындагы өч ат­налык эшчәнлегенең нә­тиҗәсе буларак, узган атнада Иннополиста "Казанда язгы МАРШ" ар­хитектура воркшопы кон­цепциясенең ачык презентациясе үтте. Әлеге чарада катнашкан башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймовтан Саба районы буенча ясалган проект-презентациягә тулырак аң­латма бирүен үтендек.

- Воркшоп (остаханә дигән мәгънәдә - авт.) - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман идеясе, ул Мәскәү архитектура мәктәбе тарафыннан оештырылган. Су саклау зоналары елында барлык районнарга да шушы максатка акча бүленергә тиеш иде, - диде Равил Мөбарәк улы. - Наталия Фишман финанслар бүлүгә икенче төрлерәк якын килү карары кабул ителүе турында белдерде, ягъни, барлык районнарга да ниндидер 3-5 миллион түгел, берничә районны сайлап алып, аларга күбрәк акча бирү. Республиканың Парк һәм скверлар елы нәтиҗәләре буенча иң әзерлекле һәм нәтиҗәле эш күрсәткән районнар сайлап алынды. Сигез район арасында Саба да бар. Архитекторлар Сабинка елгасы тирәләрен өйрәнеп, эскизларын алып киттеләр һәм презентацияләнгән проектны барлыкка ки­терделәр. Проект нәр­сәне күздә тота ди­сәк, бик зур эшләр турында сүз бара. Хәзер заманча торак пунктларның үсешендә табигый ландшафт, яр буйлары кебек урыннар да шактый роль уйный. Сабаның социаль йөзе үзгәрә икән, аларны да игътибарсыз калдырып булмый. Проект, уйланган ният-фикерләр тормышка ашырыла калганда - ә бу шулай булачак та - Сабинка елгасы буе сабалыларның гына түгел, кунакларның да яраткан урынына әвереләчәк. Про­ектны тормышка ашы­­ру өч этаптан торачак. Башта Сабинка елгасы буйларын, ерганак­лар­ны тиешле тәртипкә салырга кирәк булачак. Хәзергә аны талдыр, башкасыдыр, төрле агачлар басып бетергән. Агачлар үскән саен елганың агымы әкренәя, ләм җыйнала, Күлнең төбендә дә 1-1,5 метр тирәнлектә ләм җыйналгандыр. Сабинка буенда 12 чишмә санаган идек, архитекторлар 13не таптылар. Су чишмәләрне күмәрлек җәелмәсен өчен башта шушы эшләрне башкару шарт. Ләмне алып күлнең үзен 4 метрга кадәр, аннары елганың агышын тирәнәйтергә кирәк. Алган балчыкны ярларга таратып, плотинаның үзенә дә, язгы су агу торбалары санын арттырып, реконструкция ясыйсы була. Икенче төп мәсьәлә - елга буйларын халык төшеп ял итәрлек урын итү. Винтлы субайларга утыртып җәяүлеләр, велосипедта йөрерлек сукмак ясау, күперләрне, җәяүлеләр басмаларын яңарту һәм башкалар. Икенче этап: әфганчылар истәлегенә монумент куелган урынны тәртипкә китерү. Өченче этапта инфраструктураны булдыру: плотина башында балалар мәйданчыгы, көймәдә, катамаранда йөзү, транспорт белән килеп туктау урыннары һәм башкалар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз

Презентация шушы ссылка буенча
Фоторепортаж шушы ссылка буенча
Узегезнең фикерегезне, тәкъдимегезне шушы ссылка буенча белдерә аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев