Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саву аппаратын – бушка [+фото ]

Былтыр сыер асраучыларга ярдәм йөзеннән ел саен бирелгән субсидиянең ни өчен тоткарлануын ачыклауны сорап редакциягә берничә тапкыр шалтыраттылар. Борчылучы Арташ якларыннан булып чыкты.

Моны искә алуның хикмәте шунда: әлеге авыл җирлегендә мал-туарны аеруча күп асрыйлар. Өчәр-бишәр сыер тотучылар бар. Аларга дәүләт булышлыгы да бик урынлы һәм вакытлы. Хөкүмәтебез шуны аңлаган хәлдә, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә тырыша. Былтыр ике һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен субсидия бирелә башлавы да моның ачык чагылышы булды. Шәхси хуҗалыгында 5 сыер асраучыларга саву аппаратының бәясе тулысынча кайтарылды. Әйтик, Ике басу Арташта яшәүче Сәлахиевлар хуҗалыгында исә сыерлар саны алтыга җиткән. Колхозда 28 ел сыерлар савып, бозаулар үстереп, пенсиягә чыккан хуҗабикә Резеда Сәлахиеваның көне хәзер терлекләр янында үтә.

- Малларны яратмасаң, шу­ның хәтле сыер, сарык асрап та, тәрбияләп тә булмый. Сәламәтлектән генә аермасын,- ди ул.

Ә 37 ел хезмәт стажлы, былтыр "Татарстан Респуб­ликасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булган йорт хуҗасы Фаиз Сәлахиев әле эшен дәвам итә. Фермага чыгып киткәнче, һәр көн иртәнге 4тән торып, хатынына булышырга да өлгерә. "Сыерлар гына түгел бит, барлыгы 13 баш мөгезле эре терлек, сарыклар да, атлар да бар. Бер генә кеше өлгерә торган түгел. Мин эшкә киткәч, әнисенә булышырга улым кала ",- ди ул.

Билгеле, биш сыерны көн саен кул белән саву бик авырга туры килер иде. Шуңа күрә хөкүмәтнең саву аппараты белән булышлыгын хуплап кабул иткәннәр. "Сыерларны башта улым ясаган аппарат белән саудым. Аннары кибеттән сатып алган идек. Менә шуңа 17 мең сумнан артык субсидия килде. Сыер асраучыларга акчалата бирелә торган ярдәмне дә 8 меңгә якын алдык. Хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә безнең турыда кайгыртканнары өчен рәхмәттән башка сүзебез юк",- ди Резеда.

Хуҗабикә сыерларны көне­нә өчәр тапкыр сава икән. Моның өчен, әлбәттә, бик тырышлык кирәк. "Ике саву белән бер саву арасында аерма сизелә. Ике генә сауганда кимендә 5 литр сөт югала",- ди Фаиз. Ә бу сөт сатып алу бәясенә күчергәндә айга 2700 сум дигән сүз. Менә ул тырышлыкның нәтиҗәсе. Сәлахиевлар тормышларында сөт сатудан файда күрә. "Сөтне Гаяновларга тапшырабыз. Иртүк капка төбенә килеп алалар. Акчасын 15 көн саен вакытында биреп баралар. Мартның соңгы 15 көненә 22 меңгә якын акча алдык. Файдасын күргәч, шәхси хуҗалыкны үстерәсе генә килеп тора",- ди Резеда.

Ул арада Фаиз сарыклар араны каршындагы сарай ишеген ачып җибәрде һәм ...һәр ир-атның диярлек күңелен җилкетә торган картина - чабыш аты пәйда булды. Ятсынмыйча, башыннан сыйпарга да рөхсәт итте әле. "Сарагус" кушаматлы ярыш атын былтыр нәкъ Сабантуй көнне Арчадан алып кайтканнар. Анысын тәрбияләү 17 яшьлек төпчек уллары Рафис карамагында. Тоннасы белән солы, кишер сатып алганнар. Рафис "Сарагус" белән быел ярышка әзерләнә. Әле бу өлкәдә тәҗрибә генә туп­лыйлар, уңыш ерак йөр­мәсенә ышанырга кирәк.

Ике басу Арташта Сәлахиев­лар гаиләсе тырышлыгы белән күпләргә үрнәк. Инде 32 ел тату яшиләр, биш ул үстергәннәр, өчесен башка чыгарганнар. "Фаиз 5нче класста укыганда артымнан чаба башлаган иде. Армиядә хезмәт иткәндә генә күздән югалтып тордым үзен. Шуннан соң гел бергә",- ди Резеда иренә яратулы караш ташлап. Ә Фаизның солдат хезмәте ташлы-таулы Әфганстанда үткән. "Без әфган җиренә 1979 елда иң беренчеләрдән булып кердек. Хәтта палаткалар да юк иде, башта кулга автомат тотып, ачык һавада йокладык",- дип искә ала Фаиз интернационал бурыч үтәгән елларын.

-Исән-сау кайтсам, күп итеп мал-туар, атлар асрарга нәзер әйтмәгәнсеңдер бит?- дип сорыйм Сәлахиевларның тырышлыгына сокланып.

- Юк, әйтмәгән идем. Гомер буе туган җиремдә яшәдем. Авылда гомер иткәч, шәхси хуҗалыксыз тормыш алып баруы кыен. Шул гына,- ди Фаиз. Хак сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев