Сез уракка әзерме?
Быел һава шартлары кыр эшләрен нык тоткарлый. Игеннәр соң өлгерә, бүлбеләрдә әле яңа бәрәңге яралып кына килә. Аграрийларның явым-төшемнәр мәсьәләсендә табигатькә бәйлелеге бу җәйдә аеруча сизелә. Район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнары, инженерлары белән "Саба" җәмгыятенең Мичән бригадасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин: "Быел урып-җыю эшләре...
Быел һава шартлары кыр эшләрен нык тоткарлый. Игеннәр соң өлгерә, бүлбеләрдә әле яңа бәрәңге яралып кына килә. Аграрийларның явым-төшемнәр мәсьәләсендә табигатькә бәйлелеге бу җәйдә аеруча сизелә. Район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнары, инженерлары белән "Саба" җәмгыятенең Мичән бригадасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин: "Быел урып-җыю эшләре 15 августтан соң гына башланырга мөмкин",- дип белдерде. Игеннәр үзе начар күренми. Шуңа күрә үстерелгәнне тиз арада югалтусыз җыеп алырга кирәк булачак. Киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Яңгыр дисәк тә, чамага чама туры килә. Җитәкченең әйтеп үтүенчә, июньдә районда явым-төшем күләме 35 миллиметр тәшкил иткән, ә менә июльнең 12 көнендә 92 миллиметр, ягъни ай ярымлык нормада яңгыр яуган. "Ике айныкын кушсаң, артык яңгыр күренми, уртача нормага туры килә. Җирдә дым запасы яхшы",- диде Г.Хәсәншин.
Яңгыр печән киптерергә комачауласа да, сенаж салу эше туктамады. Шул ук вакытта хуҗалык җитәкчеләре сыйфатка ныклы игътибар биреп җиткермәүләре сәбәпле тәнкыйтьләнде. Яшел масса теземнәрдә кызып яткан, тизрәк чокырга тутыру ягын караганнар, технологияләр сакланмаган. Азык сыйфатын һәр траншеядан алынган лаборатор анализ күрсәтәчәк. Әчегән, протиен микъдары кимегән сенаж ашатып мул продукциягә өмет баглап булмый. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, сыерлардан 22-24 литр сөт савылмаса, тәүлеклек үсеш 800 граммнан кимесә, хуҗалыкларның финанс мөмкинлекләре чамалы булачак. Терлек азыгы әзерләүче механизаторларның хезмәт хаклары эшнең сыйфатына бәйле булачагы аларның үзләренә тиешенчә җиткерелмәгән булып чыкты. Яңа уңыштан кайтасы ашлык әле сорау астында, өстәп чәчелсә дә, шактый мәйданнарда ныклап үсеп китә алмаган кукурузның да язмышы билгесез. Шуңа күрә төрле азык катнашмаларын монокорм итеп ашатып та, 1 килограмм тәүлеклек үсеш алып булуы турында да әйтелде киңәшмәдә. "Моны фикерләп бетерәсе була",- диде идарә начальнигы. Урак соңара дип, көзге чәчү сроклары үзгәрми. Бу эшне 7948 гектарда вакытында башкарырга кирәк булачак.
Киңәшмәнең семинар өлеше амбар хуҗалыгыннан башланды. Мичән бригадасында ике ашлык киптергеч әзер. Төп бурыч билгеләнде: ындыр табагына кайткан ашлык мәйданчыкта өелеп ятарга тиеш түгел, көндәлек эшкәртеп бару таләбе куелачак. Ашлык киптергечләрнең әзерлеге махсус комиссия тарафыннан тикшерелеп кабул ителәчәк.
Басуда җитәкче-белгечләргә төрле мәйданнардан алынган бөртекле-кузаклы культура үрнәкләре күрсәтелде. "Россельхозцентр"ның республика филиалы районара бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров чыгышында иген культураларында күренә башлаган авырулар турында да әйтелде. Әйтик, үрнәккә алынган арпа бәйләменә бер бодай үсентесе килеп кергән, ул да булса септориозлы. Тезмә һәм күпьеллык культураларны авыруларга каршы эшкәртүнең әле дә максатка ярашлы булачагы әйтелде.
Машина-техника паркында комбайннарның уракка әзерлеге белән идарәнең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов таныштырды. Урып-җыюда катнашырга тиешле яхшы герметизацияләнгән 75 комбайнга туры килгән уртача 363 гектар йөкләнеш эшне тиз һәм сыфатлы башкаруга гарантия. Иң мөһиме - комбайнчыларның күпме акча алачагын белеп эшләве. Механизаторлар җитмәүгә килгәндә (әлегә 4 комбайнда эшләргә кеше юк), җитәкчеләргә Израиль үрнәге китерелде. Аларда җитәкче үзе атнага бер көн сыер сава һәм моны кадрлар җитешмәгәндә дә кулланып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев