Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәмәрдән авылы китапханәсенә Тәлгат Нәҗмиев исеме бирелә

14 ноябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.

Беренче һәм икенче көн тәртибенә районның 2014 елның 9 аендагы социаль-икътисадый үсеше мәсьәләсе һәм 2015-2017 елларда үсеш фаразлары куелган иде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов чыгышыннан һәм слайдлардан күренгәнчә, район халык хуҗалыгының 9 айдагы эшчәнлеге ни­гездә уңай күрсәткечләр белән характерлана. Авыл хуҗалыгында ит һәм сөт җитештерү 2013 ел күрсәткеченә карата 101-106 процентка арткан. Эре һәм урта сәнәгать предприятиеләренең - җи­десендә, төзелеш җәм­­гыять­ләренең - унысында, хезмәт күрсәтү оешмаларының тугызында җитештерүдә үсеш тәэмин ителгән. Шул ук вакытта эре предприятиеләрдә товар әйләнешенең кимүе күзәтелгән.

Алдагы елларга социаль-икътисадый үсеш фаразларына килгәндә, барлык хуҗалык итүче тармакларда җитештерүне тотрыклы арттыра бару, икътисадка яңа инвесторлар җәлеп итү бурычы куела. 2015 елда ит җитештерү агымдагы ел дәрәҗәсендә калыр, сөт са­вып алу -300, ашлык җыйнап алу 200 тоннага артыр дип көтелә. 2015-2017 елларда социаль өлкәдә Сабада 227 урынлы мәктәп, баш миендә кан әйләнеше бозылган авыруларны дәвалау корпусы, социаль яклау бүлегенең административ бинасы, "Саба-Арена" спорт комплексы, Эзмәдә һәм Сатышта полициянең участок вәкаләтлеләре өчен эш урынлы йортлар, Язлы Арташта, Түбән Шытсуда - модульле ФАПлар, Тимершыкта күпфункцияле үзәк, Сатышта һәм Олы Арташта ветеринария хезмәте күрсәтү биналары, Эзмә һәм Шәмәрдәндә спорт мәй­данчыклары, Иләбәрдә тау һәм роллерлы чаңгы трассалары төзелешләре өстенлекле проектлар булып торачак. Автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү дәвам итәчәк. 2015-2017 елларда әлеге эшләрне Тимершык-Югары Симет-Алан-Керәнне, Лесхоз-Олы Нырты-Урта Ныр­­­ты-Чәбия Чүрчи авыллары арасында, юл төзелешен Олы Шыңар-Түлешкә, Өчи­ле-Курса юлларында алып бару планлаштырыла. Җитеш­терү объектларына 2014 елда 875 миллион сум акча бүленүе фараз ителә. Биологик препаратлар, пластмасса торбалар һәм төзелеш материаллары җитештерү заводлары төзү, Килдебәктә кәҗә фермасының икенче этабын кору, сәнәгать паркын төзү һәм үстерү планлаштырыла. Инфраструктура объектлары төзелешенә дә зур суммалар каралган. Моңа Явлаштау, Югары Симет, Бакшанды авылларына су кертү, Түбән Симет, Мишәбаш, Мамалай авылларындагыларын реконструкцияләү, Лесхозда һәм Байлар Сабасында канализация челтәрләре төзү кергән. Дәүләт программалары буенча 186 гаиләнең торак шартларын яхшыртуга якынча 200,2 миллион сум акча кирәк булыр дип фараз ителә. Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә һәм белгечләргә - 86, авылда яшәүче гражданнарга - 80, социаль ипотека программасы буенча 18 йорт төзү планлаштырыла.

Алдагы өч елда электр энергиясе тоту бераз кимер, җылылык энергиясе куллану 11700 гегакалория дәрәҗәсендә калыр, табигый газдан файдалану артыр (2015 елда - 41620 мең кубометр, 2017 елда - 41680 мең кубометр) дип көтелә. Газ бәяләренә халык өчен 2015 елның 1 июленнән тарифлар арту күрсәткече 5,8 процент, электр энергиясенә 6,4 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

2014 елның 9 аенда Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше, беренче укылышта 2015 елга һәм 2016-2017 елларның план чорына Саба муниципаль районының бюджет проекты турында докладлар белән район финанс-палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыкты. Агымдагы елда бюджет дефицитының 197285,66 мең тәшкил итүе билгеләп үтелде. Шулай ук җыйнап алынмаган салымнар күләме дә арткан.

Депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 елларның план чорына район бюджеты проектын беренче укылышта расладылар (проект газетабызның 3 битендә бирелә).

Утырышта Шәмәрдән авылы китапханәсенә Тәлгат Нәҗмиев исемен бирү турындагы мәсьәлә дә каралды.

Әлеге көн тәртибе буенча сүз алган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев чыгышында әйтелгәнчә, Тәлгат Самат улы хезмәт юлын Шәмәрдән бистәсендә промкомбинат клубы мөдире булып башлаган. Аннары "Саба таңнары" газетасына мөхәррирлек иткәндә әдәби эшчәнлек белән дә шөгыльләнә башлый һәм 30 еллык иҗаты дәверендә барысы 50 мең данә тираж белән 14 китап чыгарырга өлгерде. Үзе исән вакытта басылып чыкмаган кулъязмалары күп калды. Шуларның барысын да исәпкә алып, Тәлгат Нәҗмиевның истәлеген мәңгеләштерү, иҗатына багышланган бүлек булдыру өчен аның исемен Шәмәрдән китапханәсенә бирү тәкъдиме кертелде. Депутатлар әлеге карар проектын хупладылар һәм язучының якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.

Утырышта барысы 13 көн тәртибе каралып, алар буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев