Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ШӘМӘРДӘНДӘ КҮЗЛЕ ИТӘЛӘР

Өченчекөн Саба районына рәсми эш визиты белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Парламент башлыгы иң элек Шәмәрдәндәге җаваплылыгы чикләнгән"Алкоторг" һәм "СМиТ" җәмгыятьләре җитештерү мәйданчыклары белән танышты.

Әлеге җәмгыятьләр эшсезлек проблема булган Шәмәрдәндә яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. "СмиТ" җитештерү цехында инде эшлиләр, биредә металлдан бизәкләп төрле эшләнмәләр җитештерелә башлаган. Җәмгыять җитәкчесе Э.Усмановның сүзләренә караганда, кулланучыларга нигездә аларның заказлары нигезендә хезмәт күрсәтелә.

Аннары парламент башлыгы Шәмәрдән хастаханәсе базасында районара күз хирургиясе үзәге ачуда катнашты. Заманча үзәк белән хирург-офтальмолог А.Расческов таныштырды. Александр Юрьевичның әйтүенә караганда, үзәк республикага гына түгел, Мари иленнән, Киров өлкәсеннән килүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә атна саен 40-50 операция ясап, елга 1000гә җиткерергә ниятлиләр. Ә тагын өч елдан елына 6 меңгә кадәр кешенең күзләрен дәвалау планлаштырыла. Үзәк моның өчен заманча җиһазлар һәм тиешле медицина кадрлары белән тәэмин ителгән. Район хакимияте белгечләре тораклы итү мәсьәләсен хәл итәчәк. Үзәкне ачу тантанасына зур сюрприз әзерләнгән иде: Александр Расческовның Шәмәрдән яшәүче күзләре катаракталы, өстәвенә шикәр чиреннән интеккән өлкән яшьтәге Тамара Приходькога операция ясавын компьютер экраны аша хәйран калып күзәтте. Бер күздән катарактаны алу күп булса 15 минутка сузылгандыр. "Шәмәрдәндә шундый катлау операция ясалр дип кем уйлаган",- диде район башлыгы Р.Миңнеханов та. Аннары Т.Приходько үз аяклары белән актлар залына төшеп, бер ел буе берни дә күрмәгән күзенең күрә башлавын әйтте. Моның өчен район җитәкчеләренә, күз табибына чиксез рәхмәтен белдерде. Тамара апа Шәмәрдән үзәкнең ачылуын бер ел көткән, башка хастаханәләргә барып йөрмәгән һәм, ниһаять, ул теләгенә үз авылында иреште. Фәрит Мөхәммәтшин аны операциянең уңышлы үтүе белән котлады. Шулай итеп, гемодиализ, плазма үзәкләре, "Өмет" профилакторие булган Шәмәрдән хастаханәсендә халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең тагын бер юнәлеше барлыкка килде. Баш табиб Р.Борһановның әйтүенә караганда, әле планнар тагын бар, ләкин хәзергә алары сер итеп саклана икән. (Дәвамын безнең газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев