Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәмәрдәндә яшәүче Биктимер абый Ибраһимов 90 яшьлек зур юбилеен билгеләп үтте [+фото]

Шәмәрдәндә яшәүче Биктимер абый Ибраһимов өчен истәлекле вакыйга булды: ветеранга 90 яшь тулды. Шушы күркәм юбилее уңаеннан аңа Россия Президентының Котлавы тапшырылды.

Шунысы игътибарга лаек: Биктимер Тимербай улы районыбызда ир-атлар арасында 2012 елның маеннан шушы традиция гамәлгә кергәннән бирле В.Путин котлавын алган өченче генә ветеран әле. Ни кызганыч, утлы еллар аша үтеп, сәламәтлекләре нык какшаган сугыш каһарманнары арабыздан иртә китеп бара шул. Шәмәрдәндә дә инде зиһене чуалган, ах-вах килеп йөрүче бабайны очратырбыз дигән идек. Әмма Биктимер абый әле егетләрчә булып чыкты. Ишетүе генә начарланган. Ә бит яуда снаряд кыйпылчыгы аны да аямаган: 19 яшьлек егеттән инвалид ясаган.

Өчнарат авылында туган Биктимер сугыш башлануы хәбәрен болында печән әзерләгәндә ишетә. Халык аңышмый, билгеле. Аннары ниндидер коточкыч афәт икәнлеген чамалап, барысы да авылга йөгерә. Егет булып килгәннәрне кайгы-хәсрәткә баткан, күзләре яшьләнгән әниләр басу капкасына чыгып каршы ала. Иртәгесен үк ир-атларны фронтка озату башлана. Ә Биктимергә чират 1942 елның 2 маенда җитә. Әгерҗе янындагы хәрби частьта берничә көн тотканнан соң, эшелон көнбатышка кузгалып китә. Юлда ук билгеле була: алар блокададагы Ленинградны сакларга тиеш! Биктимер Ибраһимов Ленинград фронтында хезмәт итә. Тихвин, Волхов, Ладога аша үтеп, төннәрен траншея, окоплар казыйлар, көндез сугышчан әзерлек үтәләр. "Майның 23ендә оборона тоттык. Танклар үкерә, өзлексез бомба ява, чыелдап истребительләр әйләнә, күк белән җир тоташкан кебек. Безнең укчы бригадада ничә солдат булганлыгын хәтерләмим, әмма гарасаттан исән калганнар өчәү генә идек..."

1942 елның 4 июлендә аягы каты яраланган солдатны Соликамск шәһәре госпиталенә озаталар. Тирән җәрәхәт бик озак төзәлми, 6 ай дәваланырга туры килә. Ә сугыш кырында Б.Ибраһимовны икенче бер солдат мәете белән бутап, үлүе турында авылга хат җибәрәләр. "Авылга "похоронка" килгән, женаза намазы да укыганнар. Кырыгымны үткәреп, 41нче көн дигәндә, әнигә хат килә: "Улыгыз Биктимер исән. Хәзер Соликамск госпиталендә дәвалана",- дип язылган була анда. Әни моңа ышанмый, хатны кочаклап өйдән-өйгә йөри. Өч айдан миннән хат алганнан соң гына тәмам тынычлана",- дип искә ала ветеран.

Инвалид булып кайткан фронтовик ике ел култык таяклары белән йөри әле. Сугыш яралары бераз ябылгач, 1950 елда Шәмәрдәнгә күченеп килә, нефтебазага каравылчы булып керә һәм пенсиягә чыкканчы (37 ел) эшли. "Мин малай чакта Биктимер абыйның мылтык белән йөргәнен яхшы хәтерлим әле. Ул бүген безнең иң хөрмәткә лаеклы ветераныбыз",- диде юбилярны тәбрикләргә килгән "Шәмәрдән нефтепродукт" филиалы вәкиле Фаиз Хәбибуллин. Биктимер абыйга Президент Котлавын Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тапшырды, исәнлек-саулык, озын гомер теләде.

Ветеран хәзер улы Фидаил, килене Сания тәрбиясендә яши. Моннан 12 ел вафат булган хатыны Мәүлиханы сагынып искә ала. Кул кушырып утырмый, электән килгән шөгыле - кәрҗиннәр дә үрә, дөнья хәлләре белән кызыксына. "Мин мәктәптә укыганда бабам укучылар белән очрашуларда катнаша иде. Фронтта күргәннәрен сөйләгән вакытлары да булды. Мин бабамның ил азатлыгы өчен сугышта катнашкан ветеран булуына горурланып утыра идем. Аңа исәнлек телим. Безне кияүгә биреп, оныкчыкларын да күрергә язсын иде",- диде Биктимер абыйның укытучы оныгы Айсылу. Сеңлесе Фидания исә бабасының туган көненә клип төшергән.

Ут-су кичкән фронтовик тере, йөгерек күзләрендә тормышка мәхәббәт сүрелмәгән.

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев