Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Шәмәрдәнгә генә менеп карагыз, хәйраннарга калырсыз, бездә шәмәхә күл бар..."

Газетабызда Өчиле (Сүлә) авылы янындагы елганың Арча районында урнашкан Яңа Чүриле психоневрология интернатыннан агып чыккан юынтык сулар белән пычратылуы турында язма басылгач, редакциядә телефон чылтырады. Шәмәрдәннән Флера апа Әбелкәрәмова булып чыкты ул. "Сез Чүрилегә кадәр барып, пычрак чишмәләр эзләп йөрисез икән. Табигатькә зыян салу мисалын күрәсегез килсә, Шәмәрдәнгә генә менеп карагыз. Хәйраннарга калырсыз. Бу хәл күпләрне борчый, син турысын әйтәсең, дип миңа шалтыратырга куштылар",- диде ул.

Сүз элеккеге мех комбинатыннан (хәзер "Лоакра" мех эшкәртү заводы) агып чыккан сулар турында бара икән. Шәмәрдәнгә Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк җирле үзидарәсе инспекторы Ришат Билалов белән бардык һәм, чыннан да, хәйран калдык. Комбинатны узып, 700 метрлап бетон плитә җәелгән юлдан урман эченә кергәч, матур гына манзара ачыла. Табигатькә соклана башлавың була, шәмәхә төскә кергән күлгә күзең төшеп, тән чымырдап китә. Заводта тире эшкәртү вакытында агып төшкән кислоталы эремәләрдән соң әнә шулай шом салырлык куркыныч төскә кергән ул. Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Гыйльметдиновның әйтүенә караганда, биредә юынтык сулар туксанынчы елларда ачык канау­дан гына агып төшкән. Эколог­лар комбинатны зур суммада штрафка да тартканнар. Ә 2008 елда экология контроле буенча үткәрелгән планнан тыш тикшерү урманга агып чыккан суда аммоний ионнарының нормадан - 182 тапкыр, нитритларның -2,7, сульфатның - 2,4, хлоридларның 1,8 тапкыр күбрәк икәнлеген ачыклаган булган. Аннан соң хәл үзгәрсә дә, күл табигатьне кадерсезләү һаман дәвам итүен күрсәтә. Кызганыч, вәзгыятьне урында ачыклау өчен, завод җитәкчесен эш кабинетында туры китерә алмадык. Каравылчы исә җан иясе күренмәгән территориягә чит кешеләрне үткәрергә теләмәде.

Аларга яраган безгә дә ярый дигәндәй, Шәмәрдәндә юынтык суларны турыдан-туры урамга агызучы шәхси хуҗалыклар да шактый икән. Торак пункт эчендә булгач, монысы бигрәк тә күз алдында. Әйтик, Комсомол урамында кайберәүләр бер башы өй-мунчага кергән полиэтилен торбаны коймадан аз гына чыгарганнар да, юлын такта белән каплап куйганнар. Агып ята пычрак су канауга, начар исе дә шәп тарала. Шулай булса да, 1990 елгы яшь кенә ханым Саба муниципаль районының "Торак пунктларында тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләре"н бозган өчен төзелгән беркетмәне имзалаудан да баш тартты. Ә Карл Маркс урамында үткәрелгән рейд вакытында, ниһаять, өендә туры килгән ханым урамга юынтык сулар агызуына шулкадәр читенсенде, шуңа күрә фамилиясен дә күрсәтмәскә булдык. Баксаң, шушы кимчелеккә эшләргә улларына көн юклыгы аркасында гына чик куелмаган икән. "Штрафы күп булмасын инде",- дип өтәләнде әлеге дә баягы "Лоакра" мех эшкәртү заводыннан хезмәт хаклары ала алмавы аркасында китәргә мәҗбүр булган, хәзер Казанга йөреп эшләүче хатын-кыз.

Урамга юынтык сулар агызганнары өчен Шәмәрдәндә 7 кешегә беркетмә төзелде. Канализация торбалары урам якта тырпаеп торган йортларда яшәүчеләрнең берничәсе өйдә туры килмәде әле. Капкаларында йозак иде. Әмма экологлар йөргәнен күреп торган һәм "әзрәк кирәк, әйдә", дип уңай фикер белдергән күршеләре, шәт, ишеттерерләр. Штраф түләгәнче, яшәгән җиреңне пычратуыңны фаш иткән фактларны бетерү яхшы.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев