Саба таңнары
  • Тат Лат
  • "Шәһәрдә тормыш рәхәт дисәләр дә, авыл баласы иркенлекне, күңел рәхәтлеген үз туган ягында гына тоя ала"

    Кайда гына очратсаң да, җитез ул Вәсилә ханым, барысына да өлгерә. Бүгенге көндә хатын-кызлар арасында бердәнбер хуҗалык җитәкчесе булудан тыш, районда, үз яшьтәшләре арасында чаңгы спорты буенча да иң җитезе.

    Иртәдән кичкә кадәр берсе артыннан икенчесе килеп чыга торган проблемаларны хәл итеп, көнне төнгә кушып басуларны иңләп, кояштан да иртә уянып фермаларга, кырларга юл тотып, хуҗалык мәнфәгатьләре белән мәш килеп, гомеренең дә яртысы узганы сизелми калынган. Вәсилә Нотфуллинаның илленче кышына кереп барышы.

    Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга төзелеш техникумына укырга керә Иләбәр кызы. Хыялы - хисапчы булу! Кулына дипломын да алгач, 1982 елда башкаланың оптика-механика заводында инженер буларак хезмәт юлын башлый.

    - Укуны тәмамлагач, курсташ кызларның кайсы кая таралып бетте. Мине, чаңгычы булгач, завод үзенә эшкә алып калган иде. Әмма авылны ярату, туган якка тартылу барысын да җиңеп чыкты, анда биш ел эшләгәч авылыма кайттым. Шәһәрдә тормыш рәхәт дисәләр дә, авыл баласы иркенлекне, күңел рәхәтлеген үз туган ягында гына тоя ала, - ди ул.

    Иләбәрдә тимер-бетон заводында хисапчы, склад мөдире вазыйфаларын башкара. Шекше авылы егете Рәискә тормышка чыккач, ул чактагы "Ирек" күмәк хуҗалыгында яшелчә звеноводы булып хезмәтен дәвам итә. Авыл хуҗалыгында яшелчә үстерү­нең киң колач җәйгән чорлары. Гектарлаган басуда - кә­бестә, кишер, чөгендер, кыяр, помидор. Һәркайсын кул белән эшкәртәсе.

    - Мең банка кыяр гына ябарга туры килә иде сезонына. Вакытында өлгерергә кирәк, юкса үстергән муллык бозылып, исраф булачак, - ди ул.

    Карышмый Вәсилә, балачактан килгән үҗәтлек, тырышлык белән барысына да өлгерергә тырыша. Шул тырышлыгын исәпкә алып, ике мең баш дуңгызлы фермага мөдир итеп билгелиләр. Берничә ел биредә тәҗрибә туплаган Вәсилә ханым тагын да масштаблырак вазыйфага - "Саба" агрофирмасындагы дуңгызчылык комп­лексына сату-алу буенча менеджер, коммерция директоры итеп билгеләнә. Биш ел инде "Алтын Саба-М" җәмгыятенә җитәкчелек итә. Биредә бүгенге көндә өч мең ике йөз баш терлек бар. Аларның меңнән артыгы савым сыеры. Бер сыерга уртача 17 килограмм сөт савыла. Быелгысы елда иң күп терлек азыгы да әлеге хуҗалыкта әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 45 центнер азык берәмлеге туплады әлеге җәмгыятьнең игенче-механизаторлары.

    Авыл хуҗалыгында ерып чыккысыз мәсьәләләр җитәр­лек, шунлыктан, җитәкченең бик таләпчән чаклары да булгалыйдыр. Әмма тормышта матур итеп яшәү өчен яшьтән үк тырышып эшләргә, авырлыклар күрә-күрә чыныгырга кирәк, дип исәпләүче Вәсилә ханым һәр белгечнең әнә шул гап-гади генә язылмаган тормыш кануннарына төшенүен тели. Үзе дә бер урында гына таптанып тормый. Әле бүген дә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә читтән торып белем ала. Улы Әнис тә авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлаган: Саба аграр көллиятендә белем ала.

    Зәбирә һәм Фәрит абыйның җылы гаиләсендә дүрт бала үсә алар. Җитәкче булып эшләү дәверендә бертуган­нары Дамир, Мөнир, Вене­раның да теләктәшлеген тоеп яши.

    - Кечкенәдән дус-тату булып үстек. Эш аеру юк иде, абыйлар идән юса, без, кызлар, туры килгәндә утын да кисеп өйдек. Кем, кайчан, нинди эшкә өлгерә. Тәрбия шундый булды, - дип искә ала бала чак­ларын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: