Шушы җирдән, шушы туфрактан без
10 август - Саба халкы өчен истәлекле дата, районыбыз оештырылган көн.
Быел түгәрәк дата булмаса да, шушы уңайдан бераз тарих барлау, өлкәннәрнең хәтер-хатирәләрен кузгату, яшь буынның игътибарын шушы вакыйгага җәлеп итү өчен бик тә мөһим. Туган районыбызны ярату гына аз, аның тарихын бездән соң киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга кирәк. Ә безнең киләчәк матур булырга тиеш. Районыбызның барлыкка килүе илдәге тарихи вакыйгалар белән бәйле. Быел 100 еллыгы булачак Октябрь инкыйлабы Саба ягына да үзгәрешләр китерә. 1930 елның августына чаклы районыбыз биләмәсе вак волостьлардан торган. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының (ВЦИК) шул елның 10 августындагы карары нигезендә Саба районы да төзелә. Ул, Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба волостын тулысынча, Мамалай, Әбде, Теләче һәм Чүриле волостьларын өлешчә үз эченә алып, 113 авылны, 8 пүчинкәне берләштерә. Районның гомуми мәйданында бер квадрат километрга 40лап кеше, бер крестьян хуҗалыгына уртача 7 гектар җир туры килә. Район оештырылып бераз вакыт узгач, 1931 елның 1 гыйнварена 51 колхоз исәпләнә. Һәр гектардан уртача 5,6 центнер уңыш алына. Халкы ул чакта 62754 татар, 9856 рус һәм 1678 башка милләт кешесен берләштерә. 1930 елның сентябрь башында Байлар Сабасы авылында беренче партия конференциясе була. ВКП(б) райкомы секретаре итеп Гомәр Шагов сайлана. Советларның беренче район съезды үткәрелеп, Котдус Ибәтуллинга башкарма комитеты рәисе вазифасы йөкләнә. Утызынчы еллар башында яңа оештырылган район тормышы вакыйгаларга бай була, әлбәттә. Аның тарихы "Яшә, Саба-йорт" дип исемләнгән китапта (авторлары Мәгъсум Хуҗин, Тәлгат Нәҗмиев) тулы чагылыш тапкан. Саба тарихын өйрәнүгә мәгариф ветераны, туган якны өйрәнү музеена нигез салучы Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева да зур өлеш кертте. Бу хезмәтләр белән танышканда райондадагы үзгәрешләр, сугыш еллары, аннан соңгы авыр чорда район халкының фидакарь хезмәте күз алдына килеп баса. Гомумән, үткәннәребезне күздән кичерсәк, без 2020 елда оешуына 100 ел тулачак ТАССР тарихында туган төбәгебезнең үз урыны булуын күрәбез. Республикада бу датаны билгеләп үтүгә әзерлек башланды инде. ТАССРның юбилее елында районыбыз оештырылуның 90 еллыгы да зурлап билгеләп үтеләчәк. Бу чаралар аша безгә кадәр эшләгән, хәзерге муллыкка нигез салган кешеләрне искә алу мәслихәт. Саба - бәрәкәтле җир. Ә изге җир бик күп талантлар үстерергә сәләтле. Без район тарихына алтын хәрефләр белән язылырдай шәхесләребез белән горурланабыз. Алар арасында кемнәр генә юк! Әмма вакыт уяусыз. Без паспорт өстәле, хәзергечә әйтсәң, миграция хезмәтенең территориаль пункты аша районыбыз яшьтәшләрен барладык. Инде 30нчы елгыларның да байтагы урын өстендә. Алар - халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп, районыбызны торгызуга зур өлеш керткән кешеләр, сугыш чоры балалары. Өлкән буын фидакарьлеге белән Сабаның үсешенә нигез салынды, гади генә бер авылдан чын мәгънәсендә мәдәни, мәгариф, сәнәгать үзәкләре, уку йортлары булган шәһәр тибындагы бистәгә әверелде. Шушы үткәннәр онылмасын, буыннар хәтере саекмасын иде. (Рәсемдә: 1931 елда Ленин урамында башкарма комитет өчен төзелгән бина. Аннары анда милиция идарәсе урнашкан)
Фәнил Мәүлетов.
(Дәвамы газетабызның 9 август санында)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев