Симез сыер сөтсезрәк
Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра, дип халык элек әйткән. Ә кичә "Юлбат" предприятиесендә хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында узган семинарда моның киресе дәлилләнде.
Россия терлекчелек менеджменты академиясе профессоры, биология фәннәре докторы Ли Виталий Ден-Хакович чыгышы белгечләрнең барысын да уйланырга мәҗбүр иткәндер. Галим слайдлардан файдаланып, фәнни телдә сөйләде, сыерларны дөрес ашатуның продукцияне киметмәү өчен нигез булуына басым ясады. Бигрәк тә ташланган сыерларның рационына зур игътибар бирү сорала. Шушы чорда аларның көрәюе беркем дә теләмәгән нәтиҗәләргә китерә. Ә симез сыерда аның төп органы - бавыры дистрофияләнә. Көрлелекне 5 баллы шкала буенча бәяләгәндә, продуктлылыкның пигы 2,5-3,25 баллга тигез.
- Савым сыерларның көрлелеге 3,75 баллдан артмавы мөһим. Ә симезлеге 5 баллга җиткән сыер - бу инде башка хайван дигән сүз. Көрәйгән буаз сыер бозаулаганда чүбен салуны тоткарлый. Бу исә кыйммәткә төшә. Ягъни 18 процент сыерны гамәлдән чыгаруга, елга 200-250 литр ким сөт бирүенә китерә. Кайбер терлекчеләр яхшы нияттән маллар алдына концентрат тутыра һәм зыян гына ясый.Симез сыер бозаулагач, беренче атнада азыкны уртача көрлектәгегә караганда 1,5 килограммга ким ашый,- диде профессор.
Ә сыерда тудыру парезы була икән, икътисадый югалту, галим аңлатканча, тагын да күбрәк. Акчага күчергәндә елга бер сыердан 12000 сум керми кала дигән сүз. Дөрес ашату, барлык матдәләре оптималь концентрациядә булган азык әзерләү сыер картасы микрофлорасы өчен гаять мөһим. Ли Виталий Ден-Хакович моның өчен күпьеллык үләннәрне, сенажга дигән бөртекле культураларны, кукурузны кайчан чабарга кирәклеге, силос-сенаж салу технологиясе турында да тәфсилләп сөйләде. Алтынчы елын чабылучы печәннең өч ел гына ашатылганына караганда сөт бәясенә күчергәндә бер гектардан 18300 сум аерма китереп чыгаруын фәнни аңлатты. Семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
- Тыңладыгыз, ишеттегез, мин үзем язып барган иң мөһим моментлар гына да өч бит булды,- дип дәвам итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин.- Эшне оештырырга тырышсак та, хаталар булуы ачыклана. Әйтик, фермаларда йөргәндә сыерларның карынында 30 процент кукурузның эшкәртелеп бетмәгәнлеге күренә. Сенаж чокырларында пленкалар җилфердәп тора. Беркөнне бер хуҗалыкка баргач, сыер савучы да, ферма мөдирләре нәрсәгә шуларның өстен тәртипләп тормагач, дип зарланды. Күрсәткечләргә килгәндә, мөмкинлекләре яхшырак хуҗалыкларда да җитештерүдә минус күренә. Димәк, галимнәр өйрәткәнчә оештыру җитеп бетми.
Семинарның Йосыф-Алан комплексында дәвам иткән практик өлешендә тояк авыруларын булдырмау максатында күрелә торган чаралар белән танышу булды. Гафур Хәсәншин ламинитны профилактикалау өчен сыерларны формалинлы ванналарга кертү тәртибен аңлатты. Авыруның сәбәбе - ашатуның дөрес булмавы. Әйтик, симез сыер гәүдәсе авыр булганлыктан, тояк чиренә дә тизрәк бирешә. Кыскасы, барысы да үзара бәйләнгән. Ә бу эшне фәнни нигездә оештыруның зарурлыгын тагын да арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев