Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • СӘЛАМӘТЛЕК КАДЕРЕ ... 795 СУМ

    Агымдагы елның да көзенә кереп барабыз, димәк, аерым категория гражданнар мәнфә­гатьләрендә тагын социаль пакет мәсьәләсе күтәреләчәк дигән сүз бу.

    Ташламалардан файдаланучыларга 1 октябрьгә кадәр даруларны һәм шифаханәләргә юлламаларны бушка алыргамы, әллә 795, 88 сум акча пенсиягә өстәлеп кенә килсенме дигән сорауга җавап табарга туры киләчәк. Әлегә, ни кызганыч, өстенлек акчага кызыгучылар ягында. Ягъни районыбыздагы ташламаларга хокуклы 5597 кешенең 4160ы былтыр бушлай дарулардан баш тарткан. Бу исә 75 проценттан да бераз күбрәк һәм динамика тагын да арту ягына таба булырга охшаган. Ник дигәндә узган атналарның бер­сен­дә генә дә РФ Пенсия фондының районара идарәсендә 9 кеше социаль пакеттан баш тарту турында гариза язган. Ә бушлай дару алуга күчәргә теләп гариза бирүчеләр 5 кенә булган.

    Югыйсә сәламәтлек барыннан да мөһимрәк бит, шушы яктан караганда, 795 сум акчамени инде ул, ә, җәмәгать. Шушы сорау­­ны өлкәннәргә социаль пакеттан файдалануның зарурлыгы турында Саба үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары И.Гайнуллинага да бирдем. "Без шулай аңлатырга тырышабыз да, барлык гомумпрактика табиблары шулай эшли, үзләренең якыннарын моңа мәҗбүр үк итә дигәндәй. Мәсәлән, минем әти дә, әни дә социаль пакеттан файдалана. Әмма кешенең сайлап алу хокукы бар. Аннан соң кемнәр өчендер 700 сум да зур акча булырга мөмкин. Шуңа күрә бу шактый катлаулы мәсьәлә булып кала",- диде Ильмира Госман кызы. Аның сүзләренә караганда, хастаханә инде 2013 елның беренче яртысы өчен социаль пакеттан файдаланучыларга рецепт нигезендә каралган даруларга Сәламәтлек сак­лау министрлыгына заявка биргән. Димәк, дарулар белән проблема булмаска тиеш. Реаль вакыт режимында "Сорау - тәкъдим" принцибында эшләүче "Электрон дару кибете" исә республикабызның дә­валау учрежде­ние­лә­рендәге товар запасы белән оператив идарә итәргә мөмкинлек бирә икән. Мисалга, Сабада бетеп киткән очракта, авыруга кирәкле ул препаратны Питрәчтән соратып алырга була. Әлеге проект үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән инде: гарантияле хезмәт күрсәтүдәге рецептлар саны кимегән.

    Моннан дүрт ел элек Пенсия фондының районара идарәсенә социаль пакеттан баш тарту өчен гариза бирергә кергән II төркем инвалид, моның сәбәпләре белән кызыксынгач: "Бер валидол алу өчен өч ай йөрдем. Шуңа күрә карчыгым да, мин дә пакетның бер файдасын да күрмибез",- дип җавап биргән иде. Хәзер андый күңелсез хәлләр сирәк күренеш. Бушлай дарулар бирүче даруханә пунктының поликлиниканың үзендә үк урнашуы да социаль пакеттан файдаланучыларга уңайлы. Табиб биргән рецептка шунда ук дару алып китә, аңлашылмаучанлыклар булса, кабат табибка керә ала. Шундый мөмкинлек тудырганнары өчен Сә­ла­мәтлек саклау министрлыгына, район җитәк­челәренә өлкәннәр рәхмәт әйтә. Биредә провизор Алсу Йосыпованың социаль пакеттан файдаланучыга хезмәт күрсәткәнен кызыксынып күзәттем. Кулындагы барлык рецептларга даруларны тоткарлыксыз алды авыру, бары берсендә генә атенололның дозасын үзгәртү өчен кабат табибка барып килергә туры килде.

    Ә бит даруларның нинди генә бәядәгеләре юк! Әйтик, Сабадан 1949 елгы бер авыру ел башыннан бушка 152813 сумлык дару алган. Дарулар аңа табиблар рецептларны язган көнне үк бирелгән. 1966 елгы тагын бер сабалыга йөз мең сумга якын бәядәге дарулар җибәрелгән. Шуны кесәңнән акча чыгарып аласың булса - нишләргә кирәк? Дөресен әйтергә кирәк, моннан берничә ел элек бер танышымның кандагы шикәр микъдары нормадан 3-4 тапкыр югары икәнен белгәч, ай-һай, озак яши алмас бу дип борчылган идем. Рецептлар реестрында фамилиясен күргәч, куанып куйдым. Бушлай дарулар биреп яшәтә хөкүмәт диабет белән авыручыларны. Быел гына да 34700 сумлык дару алган шикәр чиреннән интегүче апагыз. Социаль пакеттан баш тартса, пенсия акчасы фәкать даруларга гына җитеп барасы икән.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз).

    Ф.Мәүлетов.

    Н.Дәүләтов фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: