Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Солдат биштәренә кыстыбый тутырмагыз

Россиядә 15 июльгә кадәр язгы чакырылыш кампаниясе бара. Татарстаннан 21 мең ир-егет медицина комиссиясе узачак, шулардан дүрт меңгә якыны хәрби частьларга җибәреләчәк.

- Якташларыбызның күпчелеге Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларга җибәрелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы эчке гаскәрләре бу чакырылыштан 141 кешегә тулыландырылды. Бүген армиягә бару дәрәҗә санала, - ди республика хәрби комиссары Сергей Погодин.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ата-­аналарны тынычландырырга ашыга.

- Якташларыбыз исән-сау хезмәт итеп кайталар, хокуклар бозылу турында гаризаларның кергәне яки телефоннан шалтыратулар юк, - ди ул.

Хәрби хезмәткә китүчеләрне бүләкләү тәртибе дә каралган. Татарстан хөкүмәте исеменнән аларга көнкүреш кирәк-яраклары тутырылган биштәр, кәрәзле телефон бирелә. Телефоннан аена 30 минут сөйләшү һәм ун SMS юллау бушлай. Шулай ук банк картасы тапшырыла, әлеге картага ай саен солдатларга - ике мең сум, ятимнәргә өч мең сум акча күчерелә.

- Казандагы «Патриот» җыелу үзәге - Россиядә иң яхшыларның берсе. Тормыш-көнкүреш өчен барлык шартлар да тудырылган, көненә өч мәртәбә бушлай ашату оештырыла, - диде Сергей Погодин.

Бөгелмә районының Восточный бистәсеннән Данила Козлов белән Сарман районының Иске Әлмәт авылыннан Разил Рәхимов армиягә үз вакытында барып кайтуны кирәк санаганнар. Чаллы егетләре Ренат Галиев, Кирилл Грин, Бөгелмәдән Никита Тищенко Россия Президенты полкында хезмәт итәргә теләк белдергәннәр.

Ата-аналар хәрби хезмәткә китүче баласы «ач йөрмәсен» дип инде, әлбәттә, биштәрне ризыклар белән түбәләмә тутыра. Болай эшләү кирәкми. «Патриот» җыелу үзәгенә булачак солдатка үзе белән тиз бозыла торган ит һәм балык ризыклары, консервалар, тимер калак, тәлинкә, кружка, пыяла стакан, кайчы, энә, дару, сагыз, көнбагыш һәм чикләвек, «кириешки» сохарие, яшелчә салатлары алып керү тыела. Бу әйберләр тикшереп кертү бүлмәсендәге чүп савытына ташлана, ә көнкүреш кирәк-яракларының барысы да армия биштәрендә бар. Үзең белән фәкать су, алма яки груша алып керергә рөхсәт.

- Монда туклану хәрби часть­лар нормасында, егетләрнең өйләреннән әллә ничә сәгать элек биреп җибәрелгән, инде исләнә төшкән ризыклар ашап, авырый башлаулары кирәкми, - дип кисәтте республика хәрби комиссары.

Куен дәфтәренә

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының «кайнар элемтә» номеры: (843) 221-60-06. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә шалтыратулар кабул итәләр.

Республика Хәрби комиссариатының тәүлек дәвамында эшләүче кыска «кайнар элемтә» номеры: 05216.

Казан гарнизоны хәрби прокуратурасының «кайнар элемтә» номеры (843) 264-23-51. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләр аралыгында хәбәрләшергә мөмкин.

Дамир Бәдриев

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев