Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Социаль ипотека йортларының бары 40 % гына кулланышка тапшырылган

2015 елның 6 ноябренә республикада 1 млн. 939,9 мең кв. м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык биремнең 80,8 %ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 102,2 мең кв. м файдалануга тапшырылган.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 167,4мең кв. метр булган (39,7%) 2 мең 823 фатирлы 122 йорт файдалануга тапшырылган. Соңгы ике атнада 400 кв. м эксплуатациягә кертелгән.
Аренда торагына килгәндә исә, 6 ноябрьгә гомуми мәйданы 32 мең 286 кв. метрлы 7 йорт гамәлгә кертелгән. Искәртәбез, 2015 елда аренда торагы программасы буенча гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метр 21 торак йорт төзү планлаштырыла.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелеш дәвам итә - бу 161 ветеран өчен 23 йорт. Шулардан- 13 объект әзер диярлек; урта әзерлектә - 9 объект; әзерлеге түбән булганы - 1 объект.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев