Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спорт мәйданнары киңәя

Спорт мәйданнары киңәя

Гел-гел Универсиада өчен генә димәгән, спорт корылмалары гади авыл кешесенә дә кирәк. Мөмкинлек булса, физкультурага тартылуда яшь ягыннан чикләүләр юк бит. Шуңа күрә спорт корылмаларына яңа сулыш өрү, яңаларын төзү максатында районыбызда да зур масштаблы төзекләндерү эшләре алып барылу олысын да, кечесен дә куандыра. Шәмәрдәннең "Яшьлек" мәдәни-спорт үзәгендә барган ремонт - моның ачык мисалы.

"Үзәк 1996 елда ачылган. Бинаның тышкы ягы сайдинг белән төрелсә дә, эчке якка ремонт үткәрелмәгән иде. Хәзерге вакытта "ПМК-159" җәмгыяте төзүчеләре иртәдән кичкә кадәр эшли. Зур зал, киенү-чишенү бүлмәләре яңартылачак, яхшы сыйфатлы яктырткычлар куелу да биредә шөгыльләнүчеләргә күптәннән кирәк иде. Төзекләндерүдән соң, тренерлар да аерым кабинетларда кабул итәчәк, моңа кадәр бөтенләй булмаган медицина ярдәме күрсәтү, душ бүлмәләре урнашачак. Комплексның тышкы ягына брусчатка җәелде. Безне тагын да куандырганы шул: инвалидларга уңайлылык тудыруны күздә тотып пандуслар куелачак", - ди үзәк директоры Д.Маканов. Биредә 3 миллион 686 мең сумлык эш башкарылачак. Шулай ук Шәмәрдәндәге футбол кырын яңарту да көтелә, биредә агач лотоклар тимергә алыштырыла.

Районда спортны үстерү, яшьләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларның физик әзерлеген яхшырту максатыннан кечкенә авылларда да комплекслар төзелә. Спортның безнең тирәлек өчен яңарак булган төрләрен үстерү дә күздә тотыла. Әйтик, стендка ату комплексы шундыйлардан. Әлеге спорт төре белән гадәттә аучылар бик яратып мавыкса да, безнең якларда аның белән зур масштабта шөгыльләнүчеләр аз әле. Төгәллекне таләп иткән, кешедә ихтыяр көче тәрбияләүче бу спортны үз итүчеләр өчен район Сабантуенда атлар ярышы уза торган мәйданда ядрә белән стендка ату комплексы төзелә (рәсемдә).

"Биредә эш 1 июльдән башланган иде, ел азагына төгәлләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта нигезе салына, стеналары өелә, бетон-плитәләр куела. Декабрьдә берничә кеше берьюлы ярыша ала торган комплекс сафка басачак", - дип аңлатты "РАФФ+" подрядчы оешмасының участок начальнигы Р.Хәсәнов.

"Спорт объектларын төзек хәлдә тоту, спортчылар өчен уңайлылык һәм комфорт тудыруда да күп эшләр алып барыла. Лесхоз һәм Шәмәрдәндә теннис корты төзелә. Бүгенге көнгә 36га 18 метрлы мәйданга асфальт салынды, хәзер аңа махсус, профессиональ теннис уен мәйданнарында файдаланылучы хард өслеге җәелә. Болар тәмамлангач, челтәр куелып, мәйдан биләмәсе әйләндерелеп, яктырткычлар урнаштырылачак. Саба спорт комплексының керү урыны яңартылды, һәм эчке ягын буяу белән шөгыльләнәләр. Спорт мәктәбенең чаңгы базасы да кыяфәтен үзгәртә. Район үзәгендәге футбол кырын төзекләндерү көтелә. Футбол җанатарларына яхшы таныш, әлеге урында футбол мәйданы белән эскәмияләр арасында балчыклы участок бар иде. Ремонттан соң шул участокка ясалма чирәм "үстереләчәк", - ди башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Гарипов.

Спорт корылмалары төзелеше район инфраструктурасы үсешенә, анда яшәүчеләрнең саулыгын кайгыртуга, тормышка аек карашлы шәхес тәрбияләүгә тагын да яхшы якка үзгәрүенә этәргеч бирә. Спортчы ярышларда катнашып кына остара ала, җиңүләр яуланса, район даны да күтәрелә. Ә бездә ышанычлы һәм өметле яшьләр бик күп. Спорт корылмаларының булганнарын төзекләндерү, яңаларын файдалануга тапшыру да бушка китмәс. Егет-кызлар республика ярышларында да үзләрен призлы урыннарда күрсәтә алырлар. Кем белә, бәлки әле Универсиадада безнең спортчылар катнашып җиңүләр дә яулар.

З.Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев