Саба таңнары
  • Тат Лат
  • СУГАРСАҢ, БӘРӘҢГЕ ҮСӘ

    Быел тагын бәрәңге бүлбеләре яралган чорда яңгырлар яумады. Мул уңышка өмет баглар өчен кимендә 300 миллилитр дым булырга тиеш иде, әмма туфрак күп җирдә тузанга әйләнде.

    Шуңа күрә авыл кешесенә 2010 елдагы шикелле "икенче икмәк"не чамалап тотарга туры килмәгәе. Дөрес, зарланмаучылар да бар. Ә менә сугару эшләрен вакытында алып барган хуҗалыкларның берсендә дә бәрәңге уңышы начар түгел.

    "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы Мамалай бригадасында да 80 гектарлы участокта "икенче икмәк"не сугарып үстерделәр. Оператор Рафил Фәрхуллин үзенә йөкләнгән эшне әйбәт кенә үтәде. Хәзер уңышка йогынты ясаган "Фрегат" агрегаты басу читендә "ял итә", аны инде алтынчы сезонын эшләүче "Grimme" комбайны алыштырган. Яңгыр яумаган көннәрдә тракторчылар Марсель Гыйльмиев белән Данил Исмәгыйлев ике сменада 5-6 гектарда бәрәңге алалар. Басуга шулай ук "Беларусь"ына гап-гади казыгыч тагып Фәрит Һадиев та чыккан. Ул җир өстенә чыгарган бәрәңгене авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре, төп эшләреннән бушаган арада терлекчелектә эшләүчеләр, мәктәп уку­чы­лары чүпли.

    Уңыш­ны җыйнап алуга 5 сентябрьдә керешкәннәр, бригадир Илмир Җәлә­лиев әйтүенә караганда, ай беткәнче эшне төгәлләмәкчеләр. "Яң­гыр­лар комачауламаса, тырышабыз инде, нинди техника буш, эшкә кушыла",- ди бригадир. Барысын да нык куандырганы, әлбәттә, уңышның мул булуы. Бригадада бәрәңге моннан тыш тагын 40 гектарлы басуда да үстерелгән. Әлеге мәйдан сугарылмаган. Сатыш филиалы җитәкчесе Фәргать Сәүбәновның әйтүенә караганда, сугарып үстерүнең нәтиҗәләре күз алдында. "Фрегат" эшләгән басуда су сибелмәгән мәйданга караганда уңыш ике, хәтта 2,5 тапкыр күбрәк чыга. Быел "Жуковский", "Розара", "Ароза", "Дезире" сортлары игелде. Бигрәк тә корылыкка чыдам "Ароза" уңды. Гектарыннан уртача 190 центнер уңыш чыкты",- диде филиал җитәкчесе.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    Ф.Мәүлетов.

    Н.Дәүләтов фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: