Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табышлы эшләсәң генә...

"Коммуналь хуҗалык тармагын тикмәгә генә яхшы кәеф хезмәте димиләр. Йортларда краннан су килмәсә, эшкә барганда урамнар кардан чистартылмаса, кемнең генә күңеле күтәренке булыр икән?"

Саба күптармаклы предприятиесенең узган елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән күмәк җыелышта директор И.Хәбибуллин коллектив алдында ясаган чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлады.

Чыннан да, коммуналь хезмәт белән кәефебез көндәлек бәйле. Шушы максатка күптармаклы предприятие ел саен зур суммалар сарыф итә. Былтыр да күп эш башкарылган. Әйтик, кулланучыларны су белән тәэмин итү өчен генә 9,6 миллион сум чыгым тотылган. Шул ук вакытта чыгымнар үзен акларга да тиеш. "Безнең оешма күптармаклы. Төп бурычыбыз - шул тармакларны табышлы итеп эшләтү",- диде директор. Максатка ирешүдә күптөрле механизмнарны эшкә җигү сорала. Әйтик, җитәкче әйткәнчә, зур кимчелекләрнең берсе - көндәлек ватык-җимеректән арына алмау. "Автотранспорт тармагында эшләүчеләргә, мәсәлән, техниканы үзебезнеке дип карарга кирәк. Шундый җаваплылык тоймаганда табышлы эшләп тә булмый",- дип басым ясады И.Хәбибуллин. Җыелышта катнашкан Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов чыгышында да предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тагын да күтәрү юллары ачык чагылыш тапты. Рәис Нургали улы хисап чоры күрсәткечләрендә әлегә финанс-икътисадый анализның эшчәнлекнең барлык юнәлешләрен колачларлык дәрәҗәдә чагылмавын ассызыклады. "Предприятие үз средстволары хисабына нәрсә эшләгән, болар әле анализда күренми",- диде ул һәм гыйнвар ае йомгаклары буенча шундый формада анализ ясарга тәкъдим итте. Чыгымнарны киметүнең кайбер рациональ алымнары да күрсәтелде район башлыгы чыгышында. Әйтик, башняларга су кудыру насосларының кушылып-аерылып торуы энергияне күбрәк ашый. Әгәр насос кышкы чорда трассага киткән суга бәрабәр күләмдә генә кудырып торырлык итеп көйләнсә, башняда су да катмаячак. Һәм, әлбәттә, мөһим бурыч - кулланучыларны ике арада төзелгән килешүләрдә язылганча, һәрвакыт эчәргә яраклы су белән тәэмин итү. "Юкса крандагы ком каян килә?"- диде Р.Миңнеханов, ул шулай ук шәхси хуҗалыклардан көнкүреш калдыкларын җыю да халык көнен генә түгел, хәтта сәгате-минутына кадәр алдан белеп торырлык югарылыкта оештырылырга тиешлегенә дә басым ясады.

 

Предприятие җитәкчелеге быел калдыкларны сортларга аерып җыюны Саба шәһәр җирлеге Советы булышлыгы белән җайга салып бетерергә ышандырды. Яшелләндерү, чәчәкләр утырту эшенә дә былтыргы шикелле, соңармыйча, апрель-май айларында ук керешергә җыеналар. Гомумән, коммуналь хуҗалыкка агымдагы елда зур бурычларны хәл итәргә кирәк булачак. Күп кенә проблемаларга үзенең чыгышында башкарма комитет җитәкчесе Р.Гасыймов та ачыклык кертте. Мисалга, һавага начар ис таралмасынга канализация-насос станцияләрен дә тиешенчә карап бетерергә кирәк булачак. Предприятие, җыелыш кабул иткән карарга кертелгәнчә, 1 майга кадәр һәркайда су хисаплагычлар урнаштыруны төгәлләргә, март- апрель, июнь айларында җылылык тармагының зыянга эшләвен киметү өчен Г.Закиров урамындагы 44нче йортны шәхси ягу системасына күчерергә, җылылык югалуын киметү өчен аерым трассаларны кабык белән төрергә, полигонның яңа картасын төзеп бетерергә һәм башкаларны эшләргә планлаштыра. Ак.Бигәнәй авылында су башнясын да алыштырачаклар. Карарга җыелышта катнашучылар тәкъдиме белән кайбер өстәмәләр дә кертелде. Әйтик, зур техника куярга гараж эшләү һәм Сабабызны тагын да ямьләндерү өчен фонтан ясау.

Җыелышта профсоюз оешмасы рәисе Н.Шакирова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.Хәсәнов чыгыш ясады. Соңыннан хезмәт алдынгыларына Грамоталар, акчалата премияләр бирелде.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев