Саба таңнары

Татарстан кризистан курыкмый

Татарстанда үзебездә җитештерелгән продукцияне популярлаштыру буенча актив эш бара. Илдәге катлаулы финанс һәм икътисади вәзгыять республика җитештерүчеләре алдына яңа таләпләр куя.

Шунысы сөенечле: алар җитәкчелек тарафыннан куелган бурычларны шактый уңышлы үти. Бу эштә хакимиятнең ярдәме дә зур, әлбәттә.

Дөресен генә әйткәндә, икътисадтагы хәзерге вәзгыятьне кризис дип атау урынлы булмас, мөгаен. Белгечләр бу очракта "кризис" түгел, ә "яңа чынбарлык" атамасы урынлырак, дип ассызыклый. Татарстан эшкуарларына ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев тә бу фикер белән килешүе турында белдерде.

- Илдәге катлаулы икътисади вәзгыятьне "кризис" дип атау дөрес булмас. Миңа калса, бу - кризис түгел, ә яңа чынбарлык. Хәзерге вакытта без нефть бәясе шактый түбән булган чорда яшибез. Бу - безнең хәзерге чынбарлык. Шуңа күрә эшмәкәрләр яңа шартларга, яңа яшәешкә күнегеп, төрле авырлыклардан чыгу юлларын эзләргә һәм табарга бурычлы, - дигән иде Дилүс Шәвәлиев эшкуарлар катнашында узган киңәшмәләрнең берсендә.

Җитештерүчәнлекне арттырыйм дисәң...

Икътисад базарында үз урынын табу өчен Татарстан җитештерүчеләре, беренче чиратта, көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Эшкуарлар моны яхшы аңлый, шуңа күрә алар үз продукциясен популярлаштыру юнәлешендә актив эш алып бара. Малтабарларга республика җитәкчелеге дә шактый зур ярдәм күрсәтә, билгеле. Мәсәлән, узган елның ноябрендә Татарстанда товар җитештерүчеләр өчен махсус электрон каталог эшли башлады. Әлеге порталның максаты - республикада җитештерелгән продукцияне популярлаштыру. Шул ук вакытта бу сайт кулланучылар мәнфәгатен дә кайгырта.

- Республиканың теләсә кайсы җитештерүчесе бу онлайн-каталогка кереп, үз товары турында мәгълүмат калдыра ала. Шул рәвешле, сатып алучыга әлеге продукция һәм аның үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге туа. Онлайн-каталог Татарстанда җитештерелә торган продукция белән Россиянең башка төбәкләрен дә таныштыра, - дип белдергән иде Татарстан Икътисад министрлыгының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Борис Михайлов.

Хәзерге вакытта әлеге сайтта 52 җитештерүче үз продукциясе турында мәгълүмат урнаштырган инде. Аларның 17се - Казаннан. Чаллыдан - 5, ә Түбән Камадан нибары 4 компания мөрәҗәгать иткән. Районнардан гариза җибәргән җитештерүчеләр тагын да азрак. Хәер, сайт әле камилләшә генә башлады. Тиздән биредә республикадагы барча җитештерүчеләр турында мәгълүмат барлыкка килергә тиеш.

Фермерлар да тик ятмый

Чит ил товарын үзебезнеке белән алыштыру эшендә Татарстан авыл хуҗалыгына, бигрәк тә фермерларга зур өметләр баглый. 2014 елда Татарстан фермерлары импорт товарларын үзебезнеке белән алыштыру буенча шактый зур проектларны тормышка ашыра башлады. Мәсәлән, Минзәлә районында мөгезле эре терлекне сую һәм эшкәртү буенча махсус цех ачылды. Биредә бер сменага 30 баш терлек чалу мөмкинлеге бар. 2015 елда Актаныш, Апас, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Тәтеш һәм башка районнарда тагын 8 шундый пункт ачылырга тиеш. Мөслим районында кош ите җитештерү буенча кластер булдырылды. Бу эш белән фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар шөгыльләнә.

Алай гына да түгел, быел республика фермерлары җиләк-җимеш үстерү һәм эшкәртүгә ныклап тотынырга ниятли. Бал эшкәртү һәм аларны матур капларга төрү буенча да эш җәелдерелергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге вакытта Татарстандагы барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын нәкъ менә фермерлар җитештерә.

Сатучылар да, сатып алучылар да канәгать

Тагын бер яңалык: быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер районда кулланучылар кооперативларын торгызырга боерды. Әлеге оешмалар яңа базарларга чыгу юлын эзләргә тиеш.

- Хәзерге вакытта 16 районда кулланучылар кооперациясенең үзәкләштерелгән системасы юк, ә тиешле активлар шәхси кулларга күчте. Әлеге өлкәдә тиз арада тәртип урнаштырырга кирәк. Бу - заман таләбе. Менә сез барыгыз да җитеш тормышта яшисез. Азык-төлек сатып алу өчен Казанга киләсез. Ә авыл кешесенә нишләргә? Шуңа күрә кулланучылар кооперативлары һәр районда торгызылырга тиеш, - дип мөрәҗәгать иткән иде район башлыкларына Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. Моңарчы аларның кышын уздырылганы юк иде әле. Быел Татарстан җитәкчелеге искәрмә ясады һәм ярминкәләрне кыш көне дә үткәрергә кирәк, дигән фикергә килде.

Шунысы мөһим: кышкы ярминкәләр халык арасында аеруча популярлашты. Элегрәк биредә сату итүчеләр шәһәр халкы ярминкәгә йөрми, керем юк дип зарланса, хәзер, киресенчә, сатып алучылар артты, дип сөенә. Калада яшәүчеләр дә шат.

- Биредә бәяләр кибетнеке белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк. Шуңа күрә шимбә көннәрен түземсезләнеп көтеп алабыз. Азык-төлекне юнь бәядән сатып алу өчен менә дигән урын, - диләр сатып алучылар.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат.ру

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: