Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«САБАЛЫЛАР, ҺИЧШИКСЕЗ, ҮРНӘК»

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 15 гыйнварда районга ясаган эшлекле визитында әнә шулай дип белдерде. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озатып йөрде. Кәҗә сөте шифалы Кәҗә сөте белән шөгыльләнү - авыл хуҗалыгы бизнесында яңа юнәлеш. Шулай...

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 15 гыйнварда районга ясаган эшлекле визитында әнә шулай дип белдерде. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озатып йөрде.


Кәҗә сөте шифалы

Кәҗә сөте белән шөгыльләнү - авыл хуҗалыгы бизнесында яңа юнәлеш. Шулай да районда ул яктан азмы-күпме тәҗрибә бар. Министр да иң элек "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалында эшләп килүче кымыз ясау цехы эшчәнлеге белән танышкач, аның продукцияләрен уңай бәяләде. Биредә эшкәртелгән сөт һәм кымыз инде сатуда бар. Цех товар төрлелеген арттыру буенча да эш алып бара. Кәҗә сөтеннән продукция ясау белән махсуслашкан фирмаларда тәҗрибә өйрәнеп туңдырма, каймак, ике төрле сыр да ясап караганнар. Министр да авыз итте сый-нигъмәттән һәм гаҗәпләнүен яшермәде.

Кәҗә сөте җитештерүне арттыру буенча районда максатчан эш алып барыла. Килдебәк авылында урнашкан югары технологиягә җиһазландырылган, 2600 терлеккә исәпләнгән комплекска көзге якта ук маллар кертелгән иде. Беренче партия кайткан кәҗәләр инде сөт тә бирә башлаган.

- Кәҗә сөтенең бәясе кыйммәт, кибеттә литры 150 сумга кадәр җиткән урыннар бар. Фермаларда азрак бәядән алына, билгеле. Шулай да проектны эшләүгә киткән чыгымнар үзен-үзе акларга тиеш, - дип белдерде министр сакаллы сөтбикәләр яши торган торакларны күргәч, анда эшләүчеләр белән аралашкач.

Сыерларга яңа "йорт"

Ат елын "Нырты" предприятиесе һәм "Юлбат" хуҗалыгының сөтбикәләре яңа йортта каршы алды. Эш сәфәре вакытында республиканың баш аграрие да яңа гына сафка бастырылган заманча терлекчелек комплексларында булды. Ике басу Арташның заманча җиһазландырылган югары технологияле сөтчелек комплексы 280 башка исәпләнгән. Ферма тулысынча чит ил ком­паниясе җайланмалары бе­лән җиһазландырылган. Җитеште­релгән продукциянең күләмен, сыйфатын компьютер күзәтә, исәпли, саный, ягъни биредә бөтен нәрсә автоматлаштырылган. Марат Әхмәтов шәхсән компьютер артында, кичәге көндә савылган сөт күләме белән таныша алды. Көне, сәгате, кайсы сыерның күпме сөт бирүе - барысы компьютерда язылып бара. Бүген биредә 212 баш терлек, дүрт робот эшли. Бер роботның тәүлегенә 60-65 баш сыер саву мөмкинлеге бар. Иң юмарт сөтбикә - 39,2 килограммга кадәр продукция бирә.

Йосыф-Аландагы саву заллы комплекс ачылуга хуҗалыкның терлекчеләре генә түгел, авылның өлкәннәре дә килгән. Билгеле, 72 хуҗалыклы Йосыф-Алан һәм Калатау авыллары өчен бу бик зур ярдәм, киләчәккә өмет, ышаныч.

- Авыл яши болай булгач, җитәкчеләргә рәхмәт, - ди авыл имамы Габделхәй абый Хуҗин да куанып.

Дүрт йөз башка исәпләнгән комплекска бүген 340 баш мал кертелгән. Аның 160ы - савым сыеры. Таналар бозаулап тора, шулар хисабына ярты ел эчендә баш саннарын тиешле күрсәткечкә җиткерергә исәпләре. Төзүчеләр заманча, якты, иркен арка тибындагы комплекс төзегән. ПМК "Мелиорация" плитә юллар түшәгән. Кыскасы, кечкенә авылларны яшәтү, халкын эшле итү максатыннан зур инвестицияләр кертелгән. Министр Марат Әхмәтов та үзенең визиты ахырында:

- Һәр килүдә Сабада ниндидер бер алга китеш, яңалык күреп кайтабыз. Республика өчен Саба районы авыл хуҗалыгы - үзенә күрә бер тәҗрибә мәйданы. Сабалылар бу яктан караганда республика өчен, һичшиксез, үрнәк, - дип төгәлләде.

НУРХАН ДӘҮЛӘТОВ ФОТОЛАРЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев