Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан - рейтингның югары баскычында

Ел йомгаклары буенча Татарстан илдә әйдәп баручы төбәкләр рәтендә кала бирә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җиткерде.

Сәүдә әйләнеше буенча республика 9 урынны били, сәнәгать һәм төзелеш буенча 5 урында, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга кертелгән инвестияләр күләме буенча 3 урында санала. Илдар Халиков сүзләренчә, нефть, химия һәм нефть химиясе продуктлары җитештерү күләме арткан. Соңгы биш елда күзәтелгән корылыкка карамастан, узган елда авыл хуҗалыгы тармагында да уңай нәтиҗәләргә ирешелгән. Җитештерелгән продукция күләмен арттыру үсемлекчелек үсеше хисабына тәэмин ителгән. «Шул ук вакытта азык-төлек продуктлары җитештерү үсеше тиешле дәрәҗәдә булмады. Безгә төп басымны шушы юнәлешкә ясарга кирәк», - диде хөкүмәт башлыгы.

Татарстан Республикасы буенча бюджет фондларына гомуми 699,5 млд. сумлык салым, таможня пошлинасы һәм башка җыемнар җыйнап алынган. «Төзелеш буенча да 2014 ел дәрәҗәсен саклап калдык, шул ук вакытта торак күләме буенча да. Инде бишенче ел рәттән 2,4 млн. кв.м. торак мәйдан гамәлгә ашырыла. Шуның 323 мең квадрат метры социаль ипотека программасы нигезендә башкарыла», - диде Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, 2015 елда Татарстан уртача айлык хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында әйдәп баручылар рәтендә калган. Шул ук вакытта республика халыкның реаль керемнәре 6,8 процентка кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев