Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан - Россиянең берәмләп сату оешмаларын тулысынча ЕГАИСка тоташтырган беренче субъекты

Алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәте, федерациянең берәмләп сату оешмаларын ЕГАИСка 100 процент тоташтырган беренче субъекты - Татарстан, дип хәбәр итә.

Федераль хезмәтнең сайтында хәбәр ителгәнчә, 22 мартка системада эшли торган берәмләп сату оешмаларының зур проценты Липецк (94,96 процент) һәм Сахалин (94,24 процент) өлкәләрендә теркәлгән. Аннары исемлектә Орлов (89,79 процент), Магадан (88,94 процент), Тула (88,06 процент), Мәскәү (88,01 процент), Мурманск (87,97 процент), Калуга (87,94 процент) өлкәләре һәм Хакасия Республикасы (87,86 процент) килә.

ЕГАИСка тоташучылар исемлегендә соңгы булып Дагстан Республикасы (55,81 процент), Новосибирск өлкәсе (54,81 процент) һәм Чукотка автономияле округы (19,15 процент) килә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев