Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техник иҗатка һәвәслек

Рационализаторлык, уйлап табу эшчәнлеге өлкәсенә сәләтле яшьләрне җәлеп итү - бүгенге инновацияле икътисадның, фәнни һәм югары технологияле тармак­лар үсешенең мөһим шарты.

Техник иҗатка тартылучы "яшь кулибиннар" һәр мәктәптә, һәр сыйныфта диярлек бар һәм аларны күреп ала белергә, үсендерергә кирәк.

Олы Шыңар авыл җирлегенә баргач та, техникага хирыс яшьләр белән кызыксынган идек, безгә X сыйныф укучысы Инсаф Мөхәммәтовны тәкъдим иттеләр. Инсаф газета буенча безгә "таныш" егет булып чыкты. Аның турында "Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе" филиаллары арасында автомногоборье­ буенча республика конкурсы призеры буларак язганыбыз бар иде инде. Баксаң, Инсаф шулар өстенә техник иҗат бәйгеләрендә дә катнаша һәм призлы урыннар яулый икән. Әйтик, 2011 елның октябрь аенда технологиядән Алабугада уздырылган "Мәк­тәп укучыларының иҗади хезмәте" III төбәкара бәй­гесендә үзе ясаган электр каминын презентацияләп, 1нче урынны алган. Быел апрель аенда И.Мөхәммәтовны (җитәкчесе технология укытучысы Фәнзир Мөхетдинов) "Нобелевские надежды КНИТУ-2012" конкурсында "Механика-Техника-Технология" номинациясендә ачык конференциядә тик­ше­рү эшенә иҗади якын килгәне өчен Грамота белән бүләклиләр. Моннан тыш иҗади идеяләргә сәләтле укучылар өчен Кукмарада үткәрелгән I төбәкара фес­тивальдә II дәрәҗә Дип­ломга лаек була.

әвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев