Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Техникага мәхәббәт

-Авыл җирендә техникада эшләү элек-электән бәхет саналды. Без икмәкнең кадере, кыйммәте алтынга тиң заманнарда эшли башладык.

Әти-әниләр өчен дә улы үстергән ашлыктан пешерелгән ипинең тәме бөтенләй башка төрле була,- дип сөйләп китте кырык биш ел Калинин исемендәге колхозда (хәзерге "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" филиалы) тракторчы булып эшләгән Нәгыймулла абый Рәхимуллин.

Ул армия сафларына киткәнче үк хезмәт юлын туган колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. 1960 елда Сабада "МТС" каршында оештырылган механизаторлар әзерләү курсында укып, колхоздагы өч техниканың берсе булган кабинасыз "МТЗ-2" тракторында тәҗрибә туплый. Техникага кулы яткан егетне җитәкчеләр дә тиз күреп ала, колхозга кайткан яңа "МТЗ-50" тракторы Нәгыймуллага бирелә. Яшьлек дәрте ташып торган егет көч-дәрманын җиргә багышлый. Нәгыймуллага тамыр азык культуралары игү звенолары тапшырыла. Чөгендер, кузику, бәрәңге үстерү буенча тәҗрибәсен елдан-ел ныгыта бара. Һәр технологияне җиренә җиткереп үтәүнең куанычлы нәтиҗәләре, уңышлары район күләмендә дә яңгырый башлый. 1976 елда чөгендер игү буенча, район күләмендә беренче урынга чыга. Шул елдан башлап Нәгыймуллага уңыш арты уңыш елмая. Күп тапкырлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының социалистик ярышта җиңүче билгесенә, ике тапкыр Зәки Хәбибуллин исемендәге дипломга лаек була.

1979 ел Нәгыймулла абыйга тагын да зуррак хезмәт уңышлары алып килә. Ул халык хуҗалыгы планнары үтәлеше буенча III дәрәҗә Хезмәт даны медале белән бүләкләнә. Ленинның тууына 100 ел уңаеннан һәм Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медальләре тапшырылуда механизаторны яңа җиңүләргә рухландыра.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев