Саба таңнары

Сабинский район

Көн темасы

Техникум һөнәргә өйрәтәме, әллә БДИдан коткарамы

Узган ел республикада тугызынчы сыйныфны 35 мең укучы тәмамлады, шуның яртысы техникум, көллиятләргә укырга кергән. Бу - яхшы күрсәткеч. Быел да техникумнарда бәйгеләр зур.

Әмма сорау туа: укучылар анда һөнәргә өйрәнергә дип барамы, әллә БДИдан котылыр өченме?

Киләчәктә эшче һөнәрләренә кытлык булмаска охшаган

- Соңгы елларда уку­чы­ларның күпчелеге унынчы сыйныфка түгел, ә көллият, техникумнарга бара башлады. Без моны яшьләрдә эшче һөнәрләргә карата кызыксыну артуга гына бәйлә­мибез. Техникум тәмамлап, югары уку йортларына керү күпкә җиңелрәк, - ди Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.

Техникум тәмамлаган­нан соң вузга керү өчен БДИ кирәкми. Ләкин киләчәктә әлеге ташламаның юкка чыгуы да мөмкин. Дөрес, мо­ның белән килешмәүчеләр дә бар, чөнки ташламаны бетерү мәктәп укучысын һөнәр үзләштергән кеше белән бер дәрәҗәгә куячак. Ә бу дөрес түгел. Шулай да техникум тәмамлаган яшь белгеч тиз арада эшкә урнаша ала икән, бу вузга керү өчен ташлама бирүгә караганда күпкә файдалырак булырга мөмкин.

Соңгы вакытта мәктәп­ләр­дә югары сыйныфта бары яхшы укучыларны гына калдырырга тырышалар. Укы­тучылар белеме түбән­рәк булган укучыларның БДИны начар бирүеннән курка. Ә бу алар өчен - үзе бер мәшәкать. Узган уку елы дәвамында балаларын мәк­тәптән китәргә үгетләүгә ризасызлык бел­дерүче әти-әниләр дә булгалады. Чыннан да, кызыксынгач, ул укучылар имтиханнарын яхшы биргән булып чыкты. Арада мәктәптә калучылар да, техникумнарга китү­челәр дә бар. "Кызым укыган сыйныфтагы 19 баланың нибары 3се генә мәктәптә калды. Бөтенесен техникумнарга җибәреп бетерделәр", - ди Апастан Диләрә. Ә менә Балтачтан Илсур мәктәптә яхшы билгеләргә укыса да, сынау нәтиҗәләре сөенечле булмаган. Имтихан вакытында берәү дә күчерә алмаган. Егет техникумга барырга булган. Казан кызы Ильвинаны исә әти-әниләре, башкаладагы техникумнарда бюджетка эләгеп булмый дип, Лаеш техникумына керткән­нәр. Билгеләре дә әллә ни югары түгел икән. Ә болай, ичмаса, һөнәргә өй­рәнәчәк, акча эшли башлаячак.

- Быел 9 нчы сыйныфны 24 укучы тәмамлады, шулар­ның 12се техникумнарга ки­тәргә җыена. Алар төзе­леш, медицина, педагогика көл­лият­ләренә барачак. Ничек укуына карамастан, те­ләгән һәр укучыны 10 нчы сыйныфка алабыз. Укучыларыбыз БДИны яхшы бирде, - ди Чүпрәле районының Алеш­кин Саплык мәктәбе ди­рек­торы Марс Хә­лиул­лин.

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, көллият һәм техникумнарда быел 16 мең 310 бюджет урыны каралган. "Техникумнарга күпме ке­ше­нең укырга кергәнлеге турында мәгълүмат әлегә юк. Документларны кабул итү дәвам итә", - дип бел­дерделәр Татарстан Мәга­риф һәм фән министр­лы­гының матбугат үзәгендә.
Татарстанда 103 урта һөнәри белем бирү йорты бар. Аларда барлыгы 66 мең 540 студент һөнәр үзләш­терә. Узган уку елында башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларына 23 меңгә якын (шуның 15 меңнән артыгы - көллият, техникумнарга) кеше кабул ителгән.

Без көллиятләрдәге вәз­гыятьне дә белешергә булдык. Казан коммуналь ху­җалык һәм төзелеш көл­лияте директоры Җәмил Бакаев белдергәнчә, быел 225 бюджет урыны бирелгән булса, шуларның барысы да үз ияләрен тапкан. Кайбер белгечлекләр буенча бәйге­ләрдә бер урынга 5 кеше дәгъва кыла икән. "Быел 9 нчы сыйныфтан соң укырга күп киләләр. Аларның БДИдан курку-курыкмавын белмибез, әмма аттестат нәти­җәләре яхшы. Көллият тә­мам­лаучыларның берсе дә мәшгульлек үзәкләрендә чи­ратта тормый. Алар тө­зелеш, социаль өлкәләрдә хезмәт куялар", - ди директор.

Казан Халыкара сервис көллиятендә дә абитуриентларга кытлык юк. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Лариса Трудова белдергәнчә, 225 бюджет урынына барысы 710 гариза тапшырылган. Монда авылдан килүчеләр дә, шәһәр балалары да бер чама икән. Ә менә Казан радиомеханика көллиятендә узган ел студентларны туплый алмаганнар, быел исә конкурс барлыкка килгән. Һөнәри уку йортлары да абитуриентларны җәлеп итүнең төрле юлларын эзли: мәктәпләргә барып, очрашулар уздыра, кызыксындыру чаралары уйлап таба. Тырышулары бушка китми.

Хезмәт хакы дигән нәрсә дә бар. Бүген инженер, менеджер, пешекче, монтажчы, ташчылар айга уртача 14-23 мең сум акча ала. Ә юристларның уртача хезмәт хакы - 13 мең сум. Хәзер башкалада балта остасы, плитә ябыштыручы, машина йөртүче, буяучы, пешекче кебек белгечләргә сорау зур.
Һөнәри уку йортларында нәрсә калган, дигән караш әкренләп үзгәрә. Монда, һичшиксез, БДИның да тәэсире бар. Башкача хөкүмәт яшьләрне урта һө­нәри уку йортларына җәлеп итә алмыйча, эшче көчләр җитмәүдән аптырар иде. Әти-әниләрнең дә күңеле тыныч: газизләре БДИны ничек тапшырыр дип ут йотасы юк.

("Ватаным Татарстан", /№ 112, 04.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев