Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тестлаштыру наркотик кулланудан коткарырмы?

11 мартта Россиядә наркоконтроль органнары оештырылуның 11 еллыгы билгеләп үтелде. Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итүчеләр халыкны кешелеккә янаган гасыр афәтеннән саклау юнәлешендә мәгълүм эш башкаралар. Әйтик, наркоконтрольнең республика ида­рәсе хезмәткәрләре 11 ел эчендә законсыз әйләнештәге биш тоннага якын миңгерәткеч табып алып, меңләгән яшьләрне упкынга тәгәрүдән саклап калганнар. Ни кызганыч, наркотикларның күпмедер өлеше барыбер дә сатуга чыга. Шуңа күрә аларны кулланучыларны наркотикларга бәйлелеккә төшкәнче ачыклау мөһим. Вакытында күрелгән чаралар күпләрне коткарып кала. Профилактиканың әһәмиятен 2013 елда Татарстанда наркотиклар куллануы ачыкланган 1152 кешенең вакытында акылга килүе һәм "миңгерәткечләргә бәйлелек" дигән куркыныч диагноздан котылып калуы да ачык сөйли.

Яшүсмерләрнең зарарлы гадәтләрнең йогынтысына бирелүдән саклап калырлык ихтыяр көче ни дәрәҗәдә үсеш алганлыгын ачыкларга тестлар да ярдәм итә. Мондый алым кайбер чит илләрдә байтактан уңышлы кулланыла. Әле 8 март бәйрәме алдыннан гына Россия Мәгариф министрлыгы норматив хокукый актларның бердәм порталына укучыларны 13 яшьтән башлап наркотикларга тестлаштыру өчен ике төрле анкета урнаштырды. Аның берсендә - 142, икенчесендә 105 сорау булып, шуларга җавап табу өчен 45 минут вакыт биреләчәк.

Әлеге сораштыру кешенең шәхси-психологик үзенчәлекләренә бәя бирүнең иң киң таралган анкета алымы булып санала. Аерым алганда, яшүсмернең ниндидер матдәләр кабул итү яки игътибарын аерым җисемнәргә юнәлдерү юлы белән үзенең психик халәтен үзгәртеп, чынбарлыктан качарга тырышудан гыйбарәт тискәре тәртибен ачыкларга булыша. Бу җөмлә белән психологиягә кереп киттек шикелле. Ләкин шунсыз булмый. Баласының тәртибен контрольдә тотар өчен хәзерге ата-аналарга чын мәгънәсендә психолог булырга кирәк тә. Психологиягә кул селтәү - балаң язмышына битарафлыкның чагылышы.

Тестлаштыру юлы белән алынган җаваплар укчының эмоциаль тотрыклыгының, үз-үзен контрольдә тотуның, әхлакый нормаларны кабул итә алуының ни дәрәҗәдә булуын ачыкларга ярдәм итә. Унөч-унбиш яшьлек балаларга тест узу өчен ата-анасының рөхсәте кирәк, 15 яшьтән узганнарга укучы язмача ризалыгы дә җитәчәк.

Ә сез балагызга тест узарга ризалык бирер идегезме? Бу сорауларга җавапларны ата-аналардан эзләдек.

Илдар: Бирер идем, билгеле. Мәктәптә укучы 15 яшьлек улымның 142 сорауга җавап бирүеннән бернинди зыян да күрмим. Фикерләү сәләтен генә үстерергә ярдәм итәчәк. Улым спорт белән шөгыльләнә, укуын мәктәптә дәвам итәргә уйлый. Әгәр анкета җавапларын ата-аналарга җиткерәләр икән, безнең өчен ниндидер нәтиҗәләр ясарга ярдәм итәчәк. Студентлар өчен бигрәк тә кирәк тестлаштыру. Казан автотранспорт техникумында белем алучы олы улымны күздә тотып әйтүем.

Лилия: Шулай тиеш икән - уздырсыннар. Бездән сорап тормасалар да була. Бары IX сыйныфта укучы улыгыз киләчәктә наркотиклар кулланудан тыелып калмаска мөмкин дип әйтә күрмәсеннәр. Гаиләдә зарарлы гадәтләргә чирканып карау бар. Балаларны да шул үрнәктә тәрбиялибез.

Айсылу Рахманова, Шәмәрдән лицее психологы: Психолог буларак, тестлаштыруны хуплыйм, кирәкле гамәл дип саныйм. Укучының теләгеннән чыгып ирекле үткәрелүе - яхшы гуманлы алым. Тестлаштыру физик, социаль сәламәтлеккә фәнни яктан карарга, җитди уйланырга, грамоталылык тәрбияләргә, укучыда үз-үзен тотышын контрольдә тоту теләге булдырырга ярдәм итәчәк. Моның мөһимлеген, нәтиҗәле профилактика чарасы икәнлеген әти-әниләр яхшы аңларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев