Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

УКУЧЫЛАР – ЧҮПКӘ КАРШЫ

27 сентябрьдә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә гомуми белем бирү мәк­тәпләрендә "Бердәм эко­логия дәресләре" үт­кәрде.

"Планетаны чүп­тән арындырыйк" дип аталган Ха­лыкара көнгә багыш­ланган чара Саба гим­нази­ясен­дә дә бердәм узды.

Урта сыйныф укучылары белән очрашуга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк җирле үзидарәсенең беренче категорияле белгече Р.Билалов килгән иде. Җитешерү эшчәнлегенең табигатькә китергән зыяны, әйләнә-тирә мохитне саклау, яшәгән җиребезне чис­та тоту зарурлыгы турында балалар белән гамьле әңгәмә, мавыктыргыч сөйләшү алып барылды. Уйлап карасаң, әле моннан 40-50 еллар элек кенә авыл җирендә "чүп" категориясенә кер­тердәй әйберләр юк дә­рәҗәсендә иде. Балалар юл кырыйларында пыяла бер шешә тапканга да сөенеп, аны кибеткә тап­шырдылар, тәм-том алып ашадылар. Хәзер генә ул прәннекләргә ка­дәр һәрберсе аерым кәгазьгә төрелеп саты­ла башлагач, урамнарны чүп басты. Олылар - тәмәке капларын, балалар туңдырма кәгазьләрен махсус чүп савытларына ташларга иренә кайчак. Димәк, тәрбия җитеп бетми. Шул максаттан гимназия директоры урынбасары Л.Юнысова: "Кадерле укучылар! Без көн саен мәктәпкә барганда табигать белән очрашабыз. Юл читләрен, тротуарларны йә чиста, йә пычрак, дибез. Билгеле, барысы да үзебездән тора. Чисталыкны үзебез саклый белмәсәк, башка беркем дә сакламаячак. Чүпне махсус куелган савытларга салырга тырышыгыз, коммуналь хуҗалык бер генә көн контейнерларны түкмәсә, нинди хәл буласын күз алдына китерегез",- дип сүз башлап укучыларны җитди сөйләшүгә әзерләде.

Дәресне Ришат Билалов дәвам итеп, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы эш­чән­леге, әйләнә-тирә мохитне сак­лау законнарын бозучыларга карата күрелә торган чаралар белән таныштырды, яшәгән җиргә хуҗаларча мөнәсәбәтне кечкенәдән тәрбияләү кирәклегенә басым ясады. "Менә сез, укучылар, яз җитсә, поход­ларга чыгасыз. Илле бала икәнсез, ял иткән җир­дә, әгәр аяк астына ташласаң, илле конфет кәгазе кала дигән сүз. Бу инде бик күп. Өй­дә беркем дә идәнне чүпләми бит, табигать­не дә пычратмас­ка өйрәник. Бүгенге дәресне урамга чыгуга онытмагыз, экология турында сөйләшүне үзара да, әти-әниләр белән дәвам итегез", - дип сөйләде ул һәм укучыларның сорау­ларына да җавап бир­де. Әйтик, VI сыйныф­тан Руфил исемле егет Сабинка елгасына сөт-май комбинатыннан аккан су­га битараф түгел икән. Р.Билалов аңлатканча, бу проблема экологларны да борчый. Инде комбинаттан агып төшкән судан анализлар бер тапкыр алынган, тикшерү дәвам итә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X