Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучылар!

Хөрмәтле укытучылар, гыйлемгә, рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Укытучылар көне - көз фасылының күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе. Нәни гражданинны тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап, олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләүчеләр, белем бирүчеләр көне. Укытучылар - күпкырлы хезмәт ияләре, сез гыйлем генә биреп калмыйча, кешеләргә тормышта...

Хөрмәтле укытучылар, гыйлемгә, рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар!

Укытучылар көне - көз фасылының күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе. Нәни гражданинны тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап, олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләүчеләр, белем бирүчеләр көне. Укытучылар - күпкырлы хезмәт ияләре, сез гыйлем генә биреп калмыйча, кешеләргә тормышта үз юлларын, кыйблаларын табарга булышасыз. Шуңа да укучылар өчен генә түгел, ә тулаем җәмгыятебез өчен һәрвакытта да үрнәк булып торасыз. Вакыт кына түгел, замана таләпләре дә, укучылар да һәрдаим үзгәрә. Шуңа да карамастан, сезнең җаваплылык аз гына да кимеми. Сез, киресенчә, елдан-ел нәтиҗәле хезмәт күрсәтеп киләсез. Бары үз эшен ихластан яратып башкарган һәм, бернинди киртәләргә дә карамастан, үз бурычын дәвам иткәннәр генә уңышка ирешә ала. Районыбыз мәгариф хезмәткәрләре ирешкән уңышлар барыбызны да куандыра. Сезнең ярдәмегез белән меңнәрчә балалар белем серләренә төшенәләр, бәһасез тормыш тәҗрибәсе туплыйлар, конкурсларда, олимпиадаларда җиңүләр яулыйлар.

Кадерле укытучылар, мәгариф эше ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар, күңел тынычлыгы телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X