Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урланган чыршы бизәми

Яңа ел якынлаша.

Димәк, әлеге бәйрәмнең төп атрибуты булган чыршыларны бизәргә дә вакыт җиткән дигән сүз. Шул максаттан Саба урман хуҗалыгы елдагыча халыкка һәм оешмаларга яшел чыршылар җибәрүне, шулай ук ярминкәләрдә сатуны оештыра. Бәяләре һәркемнең көченнән килерлек. Мәсәлән, бер метрлы чыршы 205 сум, метр ярымлысы - 278, 2 метрга кадәрлесе - 326, 3 метрга җитә язганы -544, 4 метрлысы - 822, 5 метрлысы 1307 cум тора.

Әмма, сатып кына аласы урында, чыршыларны рөхсәтсез кисү очраклары да булгалый, шуның белән урман хуҗалыгына зыян салына. Шундый фактларны кисәтү максатыннан урман хуҗалыгында махсус чаралар планы эшләнде. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә урман участокларында патрульлек итү буенча оператив төркем, автомашиналарны тикшерү постлары оештырылды. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

З.Мултанова,

Саба урман хуҗалыгының урманнарны саклау инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев