Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Яңа торакта – яңача

    2011 елда сөт җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында иң югары үсешкә - 110 процентка "Алтын Саба -М" җәмгыятендә ирешелде.

    Агымдагы елны да матур күрсәткечләр белән башладылар. Бүгенге көндә дәүләткә 10 тоннадан артык сөт саталар. Җәмгыять җитәкчесе Вәсилә Нотфуллина белән заманча саву заллы яңа сөтчелек комплексы белән танышып йөргәндә, сүзебез үзеннән-үзе продукция җитештерүгә килеп тоташты.

    -Мондый шартлар тудырылган торакта начар эшләргә ярамый. Сыерларның баш саннарын быел 1500гә җиткерергә планлаштырабыз. Узган ел яңа комплекска Канададан 400 баш буаз тана алып кайтылды. Аларның яртысыннан артыгының бозаулавы сөт керемен арттырырга уңай этәргеч ясады. Дөрес, чит ил сыерларына аерым игътибар кирәк. Җилем элпәләре йомшак булганлыктан, өч тапкыр савабыз. Утыздан артыгының продуктлылыгы 30 килограммнан артык тәшкил итә, алтмыш сигезенең сөте 30 килограммга якын, калганнары 20 килограмм бирә. Айга ике тапкыр контроль савым үткәрәбез. Үзебезчә әйтсәк, "импортный" сыерларны дүрт тапкыр ашатабыз. Биохимик кан анализларыннан чыгып, азык рационы төзелә. Аларның организмына күбесенчә кальций-карбонат җитми. Шунлыктан азыкларын өстәмә минераль витаминнар белән тулыландырабыз. Аларга төзелгән рацион безнең сыерларга ярамый. Әлеге биоөстәмәләрне җитештерүче фирмаларның диллерлары үзләре килеп дозаларны кушу буенча рацион төзергә өйрәтеп китәләр.

    Саву заллары сыерлар өчен дә, хезмәт кешесенә дә бик уңайлы эшләнгән. Мәсәлән, сыерның җилемендә мастит авыруы булса, компьютер экранында күрсәтә. Шунлыктан безнең ветеринария-фелдшеры Алинә Мөбарәкова сыерларны сауган вакытта даими контрольдә тора. Ул гына түгел, савым вакытында зооветеринария белгечләренең барысы да катнаша. Мал-туарны үз вакытында дәвалау өчен ай саен 1 миллион сумлык ветеринария препаратлары сатып алына.

    Сыерларны көн саен ачык һавада 1-1,5 километрга йөртүгә, ягъни актив моционга зур игътибар бирелә. Ферма янәшәсендәге басуны шул максаттан файдаланабыз.

    Сөтчелек комплексында әле төзелешләрнең иге-чиге күренми. Күреп торасыз, ташланган сыерлар һәм бозаулату өчен 300 башка исәпләнгән тудыру бүлеге төзелеп килә. Быел катнаш азык әзерли торган тегермән булдырырга кирәк. Комплексны яңадан 400 баш сыер сыйдырырлык итеп зурайту күздә тотыла. Шекшедә симертү үгезләре, Түбән Утарда таналар өчен тораклар төзисе бар. Саный китсәң, күп инде. Авыл хуҗалыгында төп җитештерү тармагы - терлекчелек, шуңа күрә барысы да продукция арттыру өчен эшләнә.

    -Матур эшләрегездә, зур уңышлар сезгә.

    Гөлсинә Галимуллина.

     

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: