Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңгыр дип эшнең тукталганы юк

Табигать игенчене нык сыный. Булган муллыкны уңайлы гына җыйнап алырга да каршылыклар чыгып тора. Таң аткач та, тагын явамы икән, диеп тәрәзәдән тамчылар күзәтәбез.

Корылыклы елда бер тамчысын күрергә тилмерсәк тә, иген язмышы хәл ителгәндә бераз борчу да тудыра. Әмма яңгыр ява дип кул кушырып утыру мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгында һәркем хезмәттә. "Олыяз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә барган көнне дә күк йөзен болыт каплаган иде. Шулай булса да, Галинур Вәесов "Ягуар" комбайнын иярләп терлекләргә яшел масса туратып төяргә чыккан. Тракторчы Илгиз Мәсгутов икенче рейс ясарга килгән. Галинур - Саба көллиятенең дүртенче курс студенты. Җәйге практикасын әлеге хуҗалыкта үткәрә. Өч курс тәмамлау дәверендә авыл хуҗалыгының төрле техникасында үзен сынап карарга өлгергән.

- Беренче курста "Трансервис+" җәмгыятендә "МТЗ-1221"дә чәчү чәчтем, узган көздә җир сукаладым. Быел менә "Ягуар"да. Дәрестә алган белемнәрне эш белән ныгыткач нәтиҗәлерәк. Эшемнән канәгать, - ди Галинур. "Ягуар"ы да өр-яңа, кызыгып эшли торган. Яшь булса да яңа, куәтле техниканы ышанып тапшырганнар үзенә. Хуҗалыкта 3200 тонна сенаж салынган. Урылган массаны туратып төяү эшен Галинур берүзе башкарган. Аның кебек Ильяс Хуҗиәхмәтов, Нурсил Галиевның да хезмәтен көллият студентлары буларак мактап телгә алды идарәдәгеләр. Ильяс "МТЗ-1221" тракторына тагылган агрегатын чәчүгә әзерли иде. Яңгыр тамчылары гына каршы чыгып тора үзенә. Яшел масса, салам ташуда да үз өлешен керткән. Нурсил "Нью-Холлланд" тракторында сенаж таптатуда хезмәт куйган.

"Олыяз"ның чәчүлек мәй­даннары чагыштырмача күп түгел. Язгы культуралар 490 гектар мәйданда игелгән. Аның 290ын суктырып алганнар. 70 гектарлы арышның чыгышы гектарына - 20,7, 153 гектардагы арпаның - 28,9, 35 гектарлы борчакның - 19, 32 гектардагы солының - 29,7 центнер. Язгы бодай 45 гектар мәйданда чәчелгән. Әлегә бодай басуында уңыш җыйнауга керешелмәгән. Бу гектарлардагы иген уңышын җыйнау хуҗалыкның бер­дәнбер комбайнчысы "ДОН-1500"не иярләүче Фиргать Шәйхуллинга тапшырылган. Фиргать узган елгы уракта да "ДОН-1500"ләр арасында алдынгы урыннарга чыккан иде. Быел да өметле күренә. Көн аязып торганда 2 сентябрь көнне генә дә 748 центнер ашлык суктырып алган. Илшат Зиннәтов һәм Илһам Рамазанов кырдан икмәкне ташуда өзеклек китерми, булсын гына. Ашлык амбарларга кайткан сәгатендә үк өлгермәгәннәреннән, чүп­ләреннән аерып алына.

Кызганыч, көннең шатлыклысы да, хәсрәтлесе дә була. Кызу урак өсте барган көннәрдә хуҗалык алдынгы, иң тырыш ме­ха­ни­заторларының берсен - Габ­­­­делбәр Фәһмиевны соң­­­­­гы юлга озаткан. Нинди техникага утырса да, эшен җиренә җиткереп башкара иде, дип сагынып искә алдылар механизаторны (авыр туфрагы җиңел булсын). Әтисенең хезмәтен улы Динар дәвам итә.

Олыяз халкы инде бәрәңге алырга да керешкән. Авыл башындагы шәхси хуҗалыкта бәрәңге чүплиләр иде. Тезелеп киткән капчыклар саныннан мул булганга охшаган иде уңыш.

Вакытлы-вакытсыз яуган яңгырлар эшне шактый тоткарласа да, урып-җыю хуҗалыкларда дәвам итә. 3 сентябрь көнне район буенча 13540 центнер ашлык суктырылган. Иң күп суктырылган мәйданнар "Туган як", "Юлбат", "Алтын Саба", "Тимершык", "Мичән" хуҗа­лык­ларында. Бер гектарга алынган уңыш күләме буенча "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы лидерлык итә. Гектарга - 29,7 центнер. Кырның бер ягында комбайннар ашлык суктырса, икенче читендә салам җыела, көзге чәчү башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев