Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада Татарстан профсоюзлары федерациясе көне үткәрелде [+ фото]

Әлеге чара район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләреннән профсоюз активистларының, хезмәтне саклау инспекторларының актив катнашында узды.

Башкарма комитет бинасының актлар залы тулы иде. Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә килгән делегация алар белән нәтиҗәле эшләде.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов профсоюзлар федерациясе көннәрен ачканда: "Укулар уңышлы үтсен. Сорауларыгыз булса, бирегез, оялып тормагыз",- дисә дә, нинди дә булса мәсьәләгә төгәл җавап алырга теләүчеләр табылмады. Чөнки республиканың профсоюз федерациясе бүлек җитәкчеләре укулар барышында барысын да җентекләп, бәйнә-бәйнә аңлатттылар. Аңлашылмаган темаларга урын калдырмадылар. Әлбәттә, хезмәт кешесен яклаучыларга мөрәҗәгатьләр булып тора. Марат Гафаров сөйләгәнннәрдән күренгәнчә, профсоюзлар 2012 елда 10 меңгә якын шикаять һәм гариза караганнар. Мөрәҗәгатьләрнең 90 проценты хезмәт кешеләре файдасына уңай хәл ителгән.

Шул ук вакытта әле башкарасы эшләр дә бихисап. Бигрәк тә кеше тормышы, гомере, сәламәтлеге турында профсоюзлар үз сүзләрен катгый әйтергә бурычлы. Тиешле хезмәт шартларының үтәлмәве аркасында республикада һәр дүрт көн саен бер кешенең эш урынында гомере өзелә. Федерациянең бүлек начальнигы, баш техник инспектор Ирина Андинаның әйтүенә караганда, хезмәт кешеләренең өчтән беренә якына гына нормаль шартларда эшли. Шул сәбәпле бәхетсезлек очраклары булып тора. Былтыр производствода шундый 865күңелсез хәл килеп чыккан, 111 кеше үлгән. Бу - Идел буе федераль округында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Безнең районда да бәхетсезлек очраклары республиканың уртача күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек күбрәк. 2010 елда - 3, 2011 елда - 2, былтыр бер кешенең гомере эш урынында өзелгән. Дөрес, фаҗига турында сөйләүче күрсәткечләрнең ел саен кими ягына үзгәрүе күренә. Шулай да тынычланырга урын юк. Хезмәтне саклау буенча бер эш урынына тотылган чыгымнарны тагын да арттыру мөһим.

-Имгәнүләрсез эшләргә мөмкин һәм шуңа ирешергә кирәк тә,- дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

И.Андина эш урыннарын аттестацияләү, эшче-хезмәткәрләргә медицина тикшерүләре уздыру мәсьәләләренә дә тукталды. Аттестацияләүгә килгәндә, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр игътибардан читтәрәк кала. Ә җитештерү тармагындагыларны барлы-юклы хезмәт хакларына медицина тикшерүләре узарга мәҗбүр итү дигәндә бездәге эш бирүчеләр дә бер дә кимен куймый.

Предприятиеләрдә хезмәт шартларын яхшыртуны икътисадый яктан кызыксындыру буенча күп эшләргә кирәклеге бәхәссез.

Эшлиселәрнең күп булуы киңәшмәдә ясалган чыгышларның барысында да киң чагылыш тапты. Хезмәт-хокук инспекторы Гүзәл Миңнегалиева, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Ерохина тиешле сәгатьләрдән артык, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгәнгә түләү, пенсия рәсмиләштерү тәртипләре, законнарга, хезмәтне саклау кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырдылар, хәл итәсе проблемаларны күрсәттеләр.

Профсоюзлар федерациясе көне кысаларында үткәрелгән укуларда районның профсоюз активына һәм очрашуда катнашучыларга профсоюзларның максатлары һәм бурычлары турында тагын бер кат искәртелде.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев