Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшәү яме – парлы булуда

Әйе, сөеп, сөелеп яшәгәндә, һәркем үзен бәхетле итеп хис итә. Америка галимнәре мәхәббәтнең гомерне күпмегә озынайтуын дә исәпләп чыгарганнар: якынча биш елга икән!

Әмма үз тиңен табып, гаилә корып яши башлау һәркемгә дә җиңел бирелми. Ялгызларны парлы итүне элек яучы әби-апалар кайгыртса, хәзер бу эш белән шөгыльләнүче махсус агентлыклар барлыкка килде. Узган ел безнең районда да шундый агентлык оешты. Аның җитәкчесе Наилә Гыйльмиева - сәхифәбезнең бүгенге кунагы.

- Наилә, сез ялгышмасам, агентлыкны, шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, дәүләттән үз эшен башлаучыларга бирелә торган ярдәм белән ачып җибәргәнсез. Кече бизнесның башка юнәлешләр дә бар. Сез бик тә четерекле юлны сайлагансыз...

-Әйе, ялгызлар проблемасы мине элек-электән борчый килде. Танышларым арасында да үз тиңен таба алмыйча, инде соңгы өметләре дә сүрелеп баручы кешеләрне күреп, алар өчен чын-чынлап кайгыра идем. Бу дөньяда бер генә яшибез бит. Һәркемнең дә бәхетле булырга хакы бар. Ниятем дә әнә шундыйларны кавыштырып, аларны киләчәктә тулы гаилә итеп күрү иде. Эшемне башлап җибәрүгә, агентлык өчен бүлмә арендаладым, аны җиңелчә генә җиһазландырдым, ноутбук, фотоаппарат сатып алдым. Иң элек авыл җирлекләре аша ялгызлар турында мәгълүмат туплый башладым. Баксаң, алар турында кайгырту түгел, хәтта төгәл саннарын да белүче юк икән. Шулай да районда 30 яшьтән узган 3 меңләп кешенең парсыз яшәве ачыкланды.

- Ялгызлар арасында кемнәр күбрәк соң, ирләрме, хатын-кызлармы?

- Гаилә кора алмаучылар арасында көчле җенес өстенлек итә. Һәрхәлдә, миңа мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе ирләр. Югыйсә ялгыз яшәүче туташлар, ханымнар һәр авылда да бар инде ул. Әмма алар, күрәсең, насыйп ярларын өйдә генә көтеп утырырга күнеккән. Әллә безнең татар хатын-кызлары артык тыйнакмы? Әллә инде кайбер ирләребез гаилә тормышыннан гайрәтләрен чигергәннәрме дип тә уйлап куям кайвакыт. Гүзәл затларыбыз читенсенмәсеннәр иде. Һәр кеше үз бәхете өчен үзе көрәшергә тиеш. Баласы булганнар да үз тиңнәрен табуга өмет итә ала. Бала белән алыр идем дигән искәрмә ясаучылар да бар анкета тутыручы ир-егетләр арасында.

- Сездә теркәлү тәртипләре ничегрәк?

- Танышырга теләк белдерүчеләр үзләре белән паспорт (күчермә түгел), фото (булмаса, үзем төшерәм) алып киләләр, шуннан анкета тутырыла, ике арада килешү төзелә. Әгәр кеше фотосын күрсәтергә теләми икән - ихтыяры, ул анкетаны аерып алып куям, киләчәктә үзе сайлаган кешегә генә күрсәтә алам. Гомумән, ике арада булган мәгълүмат сер булып саклана.

- Сезгә ялган мәгълүмат бирә алмыйлармы?

- Беләсезме, кайвакыт үзем дә агентлыкка килүчеләр белән танышкач, ничек шундый егет өйләнмичә калды икән, дип аптырап куям, хәтта ышанасы килми. Менә дигән бит аларның күбесе - йорт салганнар, шул нигездә берүзләре яшиләр, шәхси машиналары бар, мал-туар асрыйлар. Яман гадәтләр белән дус түгелләр, араларында дин тотучылары да бар. Ялганнарга нигез юк. Чөнки мин алар турында, килешүдә күрсәтелгәнчә, өченче кешедән дә белешә алам бит. Хәер, эчкечелек белән шөгыльләнгән, тәртипсез ир-ат монда вакыт уздырып йөрмәс ул.

-Һәр эшнең, һәр башлангычның тизрәк нәтиҗәсен күрәсе килә инде.Сезнең агентлыкка мөрәҗәгать итүчеләр арасында әле кавышканнар бармы?

- Куанып әйтә алам, безнең аша 6 ялгыз кеше үз тиңен табып, гаилә корды. Тагын 2 пар вәгъдәләшергә тора. Башка агентлыклар белән дә элемтә булдырып, эшемне тагын да киңәйтергә уйлыйм. Татарстанның һәр районында оешса, ялгызлар проблемасын бергәләп хәл итү җайлырак булыр иде. Хәзер интернет челтәре аша да кавыштырып була бит. Әле менә шуннан Германиядәге коллегаларым белән танышып аралаштым. Кемнең насыйбы кай җирләрдә икәнен кем белә бит... Шулай ук февраль азакларында ялгызлар өчен махсус кичә оештырырга да исәплибез.Төгәл көнен һәм сәгатен кабаттан хәбәр итәрбез.

Кыскасы, Һәркемнең дә парлы булып, яшәү ямен гаилә куышында табып яшәвен телим!

Әңгәмәне И.Илфирова язып алды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев