ЮЛЛАР ЯЛГЫШЛЫКНЫ КИЧЕРМИ
Татарстан Республикасында 20 октябрьдән башланган "Җәяүле, үз юлыңнан йөр!" социаль кампаниясе бара.
Рәсми рәвештә 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк чараның максаты - юлларда машинага бәрелеп яки тапталып үлүчеләр, имгәнүчеләр санын киметү, кешеләрне юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга өндәү.
Кампания кысаларында "Итагатьле йөртүче», «Зебра алдына бас», «Ерактан ук күренеп тор» кебек акцияләр массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар катнашында оештырыла. Җитди проблемага игътибарның ни дәрәҗәдә икәнлеге ноябрьнең өченче якшәмбесендә республикада Дөньякүләм юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелгәндә дә ачык күренде. Шушы уңайдан Казанда узган чарада катнашкан Татарстан Президенты Р.Миңнеханов: "Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан республикада бик зур эш башкарыла. Шулай да, хокук саклау органнары һәм дәүләт тарафыннан алып барылган эшчәнлек кенә тиешле нәтиҗәләргә китермәячәк. Безгә халыкның ярдәме кирәк. Машина йөртүчеләр юлда йөрүнең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңласыннар иде. Юл фаҗигаләренә каршы без уртак көч белән генә көрәшә алабыз", - дип белдерде.
Күпчелек очракта җәяүлеләр тәгәрмәч астына юлны яки урамны тиешсез урында аркылы чыкканда керә. Мисалга, 2011 елда республика юлларында 233 кеше тапталды, тагын 1786сы яраланды. Һәлакәтләрнең күпчелеге яки 73 проценты җәяүлеләрнең гаебе белән килеп чыкты. Үлүчеләрнең 88, имгәнүчеләрнең 71 проценты нәкъ менә шушы очракларга туры килә.
Көз килү белән көннәр тиз кыскара, караңгыда күз күрүчәнлеге нык кими. Мондый вәзгыятьтә транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сайларга кирәк, ә җәяүлеләр үзләренең автомобиль йөртүчеләр өчен караңгыда бөтенләй көтелмәгәндә килеп чыккан фигура икәнлекләрен һәрчак истә тотарга тиешләр. Җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтара торган элементлары (әйтик, браслетлар) булган киемнәрдән йөрергә киңәш ителә. Якынга яктыртучы фаралар кушылганда йөртүче караңгыда җәяү баручыны нибары 25-30 метр ара калгач кына күреп ала. Әгәр җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, бу ара - 130-140 метрга, ә еракка яктыртучы фараларны кушканда 400 метрга кадәр җитәчәк. Яктылык кайтаручы беләзекләрдән файдалану җәяүлеләрнең машинага тапталу очракларын 65 процентка киметә.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
И.Насыйбуллин,
ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы.
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев