Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлсызлык бетеп бара

Йосыф-Алан, Калатау, Пүкәл, Сабай, Өтернәс авылларында яшәүчеләрне яхшы юллар белән куандыра алдык.

Һәр елны октябрьнең өченче якшәмбесендә юл төзүчеләр үзләренең һөнәре бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан, бәйрәмгә хезмәт уңышлары турыда сөйләвен үтенеп, "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы җитәкчесе Марат Гариповка мөрәҗәгать иттек:

- Агымдагы елда тармакта ирешелгән уңышлар, чыннан да, бар һәм куелган тырышлыкның нәтиҗәләре куандырырлык. Гомумән, хезмәтебез һәрчак халыкның күз алдында, юл төзүчеләрнең ничек эшләгәнен күреп торалар, шунда ук бәясен дә бирәләр. Ә, иң мөһиме, безне әле күп авылларда көтәләр, шуңа да яхшы юлларга булган ихтыяҗны канәгатьләндерүгә армый-талмый хезмәт итәбез. Быел филиал хезмәтчәннәре өчен уңышлы, шул ук вакытта киеренке дә булды. Йосыф-Алан, Калатау, Пүкәл, Сабай, Өтернәс авылларында яшәүчеләрне яхшы юллар белән куандыра алдык. Барысы 13,2 километрда эш башкарылып, әлеге торак пунктлар асфальт юл белән тоташтырылды. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев