Юшкыны да утырмый, дип халык мактаган чишмә суының пычрану ихтималы зуррак
Сәламәтлегебез күп факторларга, шул исәптән көндәлек кулланылган суның сыйфатына да бәйле. Әйтик, суда марганец күп икән, кеше организмына мутаген тәэсир ясалуы ихтимал.
Составында нитратлар күбәйгән суны даими куллану исә кислород ачлыгы (медицина телендә - метгемоглобинемия) тудырырга мөмкин. Терминнар катлау¬лы һәм сагайтамы?
Әмма бер дә шөбһәләнмәгез: бездә көндәлек тормыш продуктының сыйфаты өчен борчылыр урын юк. Районыбызда суның гигиена таләпләренә туры килүенә "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" Саба филиалы белгечләре даими күзәтчелек итә. Филиалда гап-гади су шулай ук җентекләп тикшерелер, дистәләгән аппаратлар аша катлаулы процедура узар дип уйламаган идек. Эш табиб ярдәмчесе Әлфинур Әүхәдиеваның квартал саен Саба, Теләче, Питрәч районнарында су чыганакларыннан үрнәкләр алып кайтуыннан башлана. Аннары аларга махсус код бирелә. Бу лаборантлар суның кайдан алынганын белеп тормасыннар өчен шулай эшләнә. "Без суны 16 төрле күрсәткечкә тикшерәбез. Бер үрнәккә тулаем анализ ясау өчен ике көн вакыт кирәк. Су башта тиз оча торган матдәләр - аммиак, нитратларга тикшерелә, тиз генә таркалмый торган элементларны соңыннан ачык¬лыйбыз. Күрсәткечләр даирәсен бераз киңәйтергә дә мөмкинлек бар",- ди санитар-химия лабораториясе мөдире Зөлфия Хәлиуллина хезмәте турында. Язмага марганецны юкка гына кертмәдек. Филиал җитәкчесе Илдус Исмәгыйлевның әйтүенә караганда, озакламый су әлеге элементка да, моннан тыш алюминийга һәм полифосфатларга да тикшерелә башлаячак. Димәк, аның сыйфатын бәяләү тагын да яхшырачак.
Микробиология лабораториясе мөди¬ре Раидә Абдуллинаның хезмәте дә гаять җаваплы. Ул Петри савытында термостатларга куеп суда табылу ихтималы булган микроорганизмнар үстерә. Ярдәмгә лаборантлар Тәнзилә Гарипова һәм Римма Рамазанова килә. Билгеле вакытта стериль мохиттә нинди микроб үсеп чыгуына карап, тиешле чара күрү өчен документ әзерләнә, "Гадәттә су гомуми микроб анализына, термотолерант, колиформ бактерияләргә тикшерелә, күпчелек очракта колиформнар үсеп чыга",- дип аңлатты табиб. Филиал белгечләренең шушы хезмәте, суга ныклы контроле безне күп йогышлы авырулар кизүеннән коткара. 2012 елда санхим лабораториядә 60 авылдагы 92 чишмәдән алынган суга - 1472, микробларны ачыклау өчен 184 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә 32 үрнәкнең гигиена нормаларына туры килмәве ачык¬ланган. Скважиналардан һәм краннардан алынган суга 4352 тикшерү ясалып, шуның 113ендә суның катылыгы һәм нитрат микъдары буенча гигиена нормативларына (СанПиН 2.1.4. 1074-01) җавап бирмәве билгеле булган. Тикшерү нәтиҗәләре кимчелекләрне бетерү буенча тиешле чаралар күрүгә китерә. Быел эчә торган суның химик һәм микробиологик күрсәткечләре күпкә яхшырган. Беренче кварталда скважиналардан һәм краннардан алынган 89 үрнәкнең 7се - химик, 155 үрнәкнең 3се микробиологик күрсәткечләре буенча тиешле нормативлардан тайпылышлы булган.
Безне чишмә булып чыккан һәм тирән җир астыннан алынган суның аермасы кызыксындырды. Фактта чистарак, юшкыны да утырмый дип халык мактаган чишмә суы күп кенә күрсәткечләре белән оттыра да әле. Анализлар шуны күрсәтә. Чишмә суына уңай караш -элек-электән килгән гореф-гадәтләребезгә тугрылыкның чагылышы ул. Ачык су чыганакларының язгы ташу вакытында да пычрану ихтималы зуррак. Сүз дә юк, моңа юл куелмаска тиеш. "Әгәр су пычранырлык вәзгыять килеп чыга икән, тиешле дезинфекция чаралары күрелмичә кулланучыларга су җибәрелми ",- ди Илдус Исмәгыйлев.
Филиалга Балтачтан килеп эшләүче табиб Зөлфия Хәлиуллина безне Саба сулары¬ның күпкә чистарак булуын әйтеп тә сөендерде. Шушы куаныч беркайчан да юкка чыкмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев