Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үткәннәргә кайтып...

Үткәннәргә кайтып...

Исегезгә төшерәбез, әлеге сәхифәдә газетабызда төрле елларда чыккан кайбер язмалардан өзекләр тәкъдим ителә.Үткәннәргә карыйк, тарихларны барлыйк, мәрхүмнәрне дога белән искә алыйк...Түбәндәге өзекләр “Колхоз байрагы” газетасының №101нче санында (1942ел) дөнья күргән.

21 декабрь көнне район партия кабинетында кызыклы доклад булды.Фронтовик батальон комиссары иптәш Куликов Совет-Германия фронтындагы  сугышлар турында, Кызыл Армия сугышчыларының батырлыклары турында доклад ясады. Аны тыңларга бер йөзгә якын кеше килгән иде (“Кызыклы доклад”)

Күп кенә колхозлар Кызыл Армия өчен бәрәңге киптерү эшен яхшы гына оештырдылар. “Яңа оет”,”Авангард” колхозларында бу эш аеруча уңышлы бара. Олы Шыңар сельпосы (председателе иптәш Муллахмәтов) инде 800 килограмм бәрәңге киптереп тапшырды.(“Бәрәңге киптерү”)

Район үзәгендәге балалар бакчасында 56 бала тәрбияләнә. Бакчада эш күңелле генә оештырылган. Балалар ватан сугышына багышланган декламацияләр, җырлар өйрәнәләр.Һәр көнне 2 сәгать саннарны өйрәнү өстендә эшлиләр. Тәрбиячеләрдән Иб­ра­һимова һәм Камалова иптәшләр үз эшләрен яхшы беләләр (“Бакчада күңелле”)

Сабага  тагын Казан дәүләт филармониясе артистлары килде. Без аларны шатланып каршыладык. Гармончы Фәйзи Биккинин  белән мондалиначы Исмагыйл Һилалов (орфография авторныкы саклана-- ред.) әле күптән түгел генә килеп киткәннәр иде. Шулай да без аларны сагынып өлгергән идек инде. Мәрьям Рахманкулова килгән дигәч бөтен Саба шау итте. Һәр кеше ничек тә аны күреп, тыңлап калырга ашыкты. Татарстанның атказанган артисткасы бит. Күп кенә кешеләр, билетлар бик тиз сатылып беткәнлектән, бу матур концертны караудан мәхрүм калдылар. Ләкин теләгән кеше аны өеннән торып та ишетә алды. Радиоузел концерт залын трансляцияләде һәм радио точкларга тоташтырды... (“Концерт”).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X