Үткәннәргә кайтып...
Исегезгә төшерәбез, әлеге сәхифәдә газетабызда төрле елларда чыккан кайбер язмалардан өзекләр тәкъдим ителә. Түбәндәге өзекләр “Колхоз байрагы” газетасының 1943 елның 17 гыйнвар санында дөнья күргән.
Бөек Ватан сугышы чорында халык туган илгә мәхәббәт турында тагын да кайнаррак итеп җырлый башлады. Хәзерге җырларда безнең сугышчыларның батырлыгы турында дан, безнең җиңүебезгә ышаныч, дошманга көчле нәфрәт яңгырый. Зурлар да шуны җырлый, балалар да. “Интернационал” колхозы члены Мәликә әби үзе берничә җыр чыгарган. Менә ул җырлар:
Биек тауга менгән чакта
Атым таймакчы була.
Яшен суксын бу Гитлерны
Безне алмакчы була.
Без дошманга туп атабыз
Крепостен ватабыз.
Йөзе кара фашистларның
Башларын югалтабыз.
Мәликә әби шагыйрь дә түгел. Ул шигырь, җыр техникасы турында бер нәрсә дә белми. Бу җырлар дошманга тирән нәфрәт нигезендә туганнар. Шушы ук колхозның башлангыч мәктәбендә укучы Әхмәдулла Хәбиев һәм Сөнгать Сәмигуллин иптәшләр дә җыр чыгарганнар. Аларның бу җырлары хәзер барлык укучылар арасына таралган. Бу җырлар белән дә укучыларны таныштырып үтик.
Пар атлар җиктек чанага
Утыртып терәкләрен,
Безнекеләр фашистларга
Бирәләр кирәкләрен.
Гитлер-шакшы, канлы кул
Туздырырбыз ояңны,
Шундый итеп туздырырбыз,-
Онытырсың дөньяңны.
Карлар явып китте инде,
Җирләрне ап-ак итте инде,
Гитлер фашистларының да
Үләр көне җитте инде.
Моңа охшашлы җырларны һәрбер авылда кичәләрдә, концертларда, өйләрдә җырлыйлар. Аларның җырларга, иң яхшыларын сайлап матбугатка чыгарырга кирәк.
“Әдәби бүлек” сәхифәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев