Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үткәннәргә кайтып...

Үткәннәргә кайтып...

Исегезгә төшерәбез, әлеге сәхифәдә газетабызда төрле елларда чыккан кайбер язмалардан өзекләр тәкъдим ителә. Түбәндәге язмалар “Колхоз байрагы” газетасының №5 нче санында (1943ел) дөнья күргән.

undefined

Саба элемтә бүлеге работниклары “Элемтәчеләр” исемле танклар колоннасы төзү өчен акча җыю эшенә керештеләр. Кыска гына вакыт эчендә 10.000  сум акча җыелды. Зиаттдинов 400 сум, Исмагыйлов 300 сум, Данилов 200 сум, Насыйрова 200 сум акча җыйдылар. Акча җыю дәвам итә. (“Яңа танклар төзү өчен”)

Соңгы вакытта халыкка медицина күрсәтү эше шактый яхшырды.Каты сугыш булуга карамастан, халык арасында йогышлы авырулар таралу аларның тырышып эшләвенә бәйле. Аеруча яхшы эшләүчеләрдән Шекше медицина пункты мөдире-фельдшерница иптәш Абдуллинаны күрсәтергә була. Әле аның пунктка җитәкчелек итә башлаганына да күп түгел. Шулай да ул эшне тиз җайга салды. Халык белән бик тиз аралашып өлгерде. Иптәш Абдуллина алар белән беседалар үткәрә, аларга медицина эше буенча докладлар сөйли.Иптәш Абдуллина колхозчылар арасында зур авторитет белән файдалана. Аны һәркем безнең “Салиха врач” дип йөртә. (“Халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртырга”)

“Үзәк” колхозында инде өч айдан бирле клуб ачылганы юк. Масса-аңлату эшләре алып барылмый, кычкырып укулар оештырылмый. Клуб мөдире Хәлиуллинаны рәтләп күреп тә булмый. Колхоз председателе иптәш Хәерттдинов культура эшенә үзе аяк чала. Ул “Комсомол оешмасы секретаре иптәш Якуповага “син ни өчен колхозга хуҗа булып, комсомол җыелышлары үткәреп йөрисең” ди. Клуб ачылмагач, яшьләр “Аулак өйгә” йөрергә мәҗбүр булалар. (“Клуб ачылмый”)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев