Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән

Республикада 331 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлына ремонт ясалган.

2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Республикада 331 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлына ремонт ясалган. 35 торак пунктта 75 чакрым арада ясалма яктырткычлар урнаштырылды, диде спикер.

«28 торак пункт 69 чакрым озынлыгындагы каты өслекле юллар белән тоташтырылды. Бу 2,5 меңнән артык кешегә транспорт хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген тудырды», - диде ул.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган елда Татарстанда 107,3 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Шулай ук 391,3 чакрым төбәк автомобиль юлына ремонт ясалган.

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/13/175040/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X