Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

25 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Юлламаны алтынчы чакырылыш республика парламентының икенче утырышында игълан итү планлаштырыла.

25 сентябрьдә VI Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин оештыру җыелышында хәбәр итте.

«Бездә беренче оештыру утырышы узачак, аннары 25 сентябрьдә - икенче утырыш, анда Татарстан Президентының Республика Дәүләт Советына еллык юлламасы тәкъдим ителәчәк», - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш депутатларын «утырышта актив катнашырга һәм юлламаны игътибар белән тыңларга» өндәде. «Юллама белдерелгәннән соң, парламент һәм хөкүмәт президент тарафыннан әйтелгән позицияләрне яклау буенча карар әзерләячәк», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 13 октябрендә Татарстан Дәүләт Советына беренче юллама белән чыгыш ясады.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы 20 сентябрьдә узачак. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисен һәм аның урынбасарларын, шулай ук комитет җитәкчеләрен сайлаячаклар.

 Фото: Александр Эшкинин

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/18/193815/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X