Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Башкортстанда Татарстан көннәре академиклар очрашуы, концерт һәм хоккей матчы белән ачыла

Тантаналарның беренче көне мәдәни, спорт һәм иҗтимагый чараларга бай булачак.

Бүген Башкортстанда Татарстан көннәре башланып китте. Уфада тантаналарның беренче көнендә мөһим һәч кызыклы чаралар көтелә – тарихи күргәзмәләр дә, спорт ярышлары да узачак.

Иртәдән үк ике республиканың дәүләт архивлары оештырган уртак проект – «Минзәлә өязе – тугандашлык территориясе» күргәзмәсе ачылачак. Аның программасында шәҗәрәләр төзергә өйрәтүче мастер-класслар да үткәреләчәк.

Шулай ук иртән Татарстан һәм Башкортстан Фәннәр академияләре президиумнарының уртак утырышы булачак. Анда катнашучылар ике республика галимнәре арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачак.

Көннең икенче яртысында «Дуслык күпере» мәдәни-белем бирү күргәзмә проекты тәкъдим ителәчәк. Аннан соң Татарстан делегациясен җитәкләнгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак.

Сөйләшү «Башкортстан» Дәүләт концерт залында булачак. Шуннан соң ук биредә «Башкортстанда Татарстан көннәре»н рәсми төстә ачу көтелә. Аны шоу-концерт белән Татарстанның сәнгать осталары дәвам итәчәк.

Көн азагында Рөстәм Миңнеханов «Уфа-Арена» Боз сараена килеп, «Салават Юлаев» – «Урицкий исемендәге спорт клубы» хоккей командалары ветераннарының иптәшләрчә матчына старт бирәчәк. Татарстан командасына җан атарга республика делегациясе вәкилләре дә барачак.

Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184652/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X